Шәһәр көнендә "Яшьлек" паркында да халык күп булды

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Әгерҗе яшьләре балалар өчен стартлар, спидкубинг һәм стритбол ярышлары оештырды.

"Спидкубинг" буенча җәйге Кубокта 10 бала үз осталыкларын күрсәтте. 

3 урын Рияз Садыйковта (12 яшь), ул 43,5 секундта кубик җыйды.

2 урынны Динар Галимуллин (14 яшь), 41,4 секундта кубик җыйды.

Ә җиңүче - Голосеев Владислав, рекордлы 37,6 секунд эчендә кубик-рубик җыйган һәм мактаулы кубокны алган. 

Барлык катнашучыларга да грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Стритбол буенча ярышларда 9 команда катнашты. 

Уеннар бик бай булды, ә финал бик киеренке булды. Беренче урын өчен "АЕГИС» һәм»Кидалы" командалары көрәште. Төп уенда бу ике команда тигез исәпкә уйнады, шуңа күрә янә кырга чыгу һәм җиңүгә кадәр көрәшү җиңел генә булмады.

Нәтиҗәдә, 6:2 исәбе белән кубокны һәм "ТелеСеть" компаниясеннән акчалата призны Артур Минһаҗев, Рөстәм Ибрашев һәм Никита Костенков составындагы «АЕГИС» командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International