Бүген Әгерҗедә беренче тапкыр “Бакчачы көне“ узды

2019 елның 6 сентябре, җомга

Бүген Әгерҗедә район мәдәният бүлеге беренче тапкыр “Бакчачы көне“ уздырды.

13 килолы кәбестә, ярты килолы суган, берәр килолы бәрәңге, егермешәр килолы кабаклар һәм башка гигант яшечә үстергән авыл уңганнары мул уңыш алуның сере белән уртаклаштылар. Чәчәк үстерүчеләр аллы-гөлле чәчәкләрдән матур гөлләмә ясадылар. Әлеге матур чарада катнашучыларны район башлыгы Валерий Макаров сәламләде, бакчачыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде. Һәркем үзенең уңышы турында йә шигырь сөйләде, йә җыр сузды. Баянга кушылып та табигать матурлыгы, байлыгы турында җырлаучылар күп булды. Бәйрәмдә балалар да, Мәдәният хезмәткәрләре дә бик актив катнаштылар. Җиңүчеләрне бүләкләр белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International