Мәдьярдә узган Чишмә бәйрәмендә Уразай үзешчәннәре матур күренешләр күрсәттеләр

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Сентябрьнең матур бер көнендә Мәдьярдә Чишмә бәйрәме узды.

Нефтьчеләр тарафыннан эшләнгән чишмә янында Уразай үзешчәннәре дә осталыкларын күрсәттеләр. Авыл күренешендә печән чабып арган ир-егетләрне чишмә суыннан чәй кайнатып эчерделәр. Чараны җыр-биюләр белән баеттылар.

  • Яшь чакларыбыз искә төште. Элек нәкъ менә чишмә янын гөрләтеп тота идек, – диделәр өлкән апа-абыйлар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International