Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан – “Без бергә” бәйрәм концерты

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Концертны тамашачылар хозурына Салагыш авыл җирлегенә караган Ямурза, Уразай, Салагыш үзешчәннәре тәкъдим итте.

Үз композиторлары, шагыйрьләре, оста җырчылары булган төбәк бу. Бәйрәм чарасында халык җырлары белән беррәттән Гафият Нигъмәтуллин һәм Дамир Муллахмәтовның район каләм осталары Сәлимә Ижболдина, Раилә Бариева, Асия Корбангалиева, Рәфинә Сабирҗанова, Ромель Мәннәпов, Эльза Шагова, Ринат Батталов сүзләренә язылган җырлары яңгырады. Сигез  яшьлек Инзирдән башлап сәхнә ветераннары да катнашкан концертта Уразай кызы Ләйсән Тимуршина җыры һәм Салагыш кызы Ләйсән Гатауллина җитәкләгән “Балачак академиясе” биючеләре үзгә ямь өстәде. Авыллары данын якларга Казан медицина университетының студенты Миләүшә Шакирова һәм Яр Чаллы пелагогия институты Эльвина Исмәгыйлева да кайтканнар. Уразайның атаклы сандугачлары Илназ Фазлыйов, Римма Бәхтигәрәева, Ямурза егете Самат Хикмәтуллин, автор-башкаручы Дамир Муллахмәтов чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Инзир һәм Инзилә Ибраһимова, Алмир Шәмсетдинов кебек укучыларның да сәхнәдә үз урыннарын тапканнары ачык күренде концертта. Ижаудан кайткан җырчы Алисә Гарифуллина халкыбызның”Зөбәрҗәт” көен акапелла башкарып, көчле алкышларга лаек булды.

Әгерҗеле Алевтина Синцованың “Шикарно!Восхитетельно!” дигән сүзләре –Салагыш төбәге үзешчән артистларына лаеклы бәя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International