Әгерҗедә узган көрәш бәйгесендә призлы урын алган яшүсмерләр

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Әгерҗедә ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган район бәйгесе узды.

Анда 16 яшькә кадәр – 66, 16 яшьтән өлкәнрәк 46 көрәшче бил алышты. Беренче урын алучылар: Әгерҗедән Аяз Йосыпов, Камилҗан Шәрипов, Самат Гаврилов, Салават Шәрипов, Эльфир Шәрәфетдинов, Көчектән Камил Ханов, Алабугадан Рүзәл Мөгыйнов, Иске Эсләктән Илсаф Дәүләтшин, Үтәгәннән Айназ Мусин, Исәнбайдан Альмир Шәрәфиев, Үтәгәннән Денис Әминов.   Икенче урын алучылар: Алабугадан Айнур Шәрәфиев, Билал Галимов, Чишмәдән Кәримә Латыйпова, Әгерҗедән Линар Әминов, Адель Мозаффаров, Денис Леонтьев, Ринас Закиров, Рамил Исмәгыйлев, Көчектән Дмитрий Павлов, Иске Эсләктән Марсель Вахитов.   Өченче урын алучылар: Алабугадан Ислам Гайфетдинов, Әгерҗедән Махмарадин Джурабеков, Руслан Чувашов, Көчектән Артур Агапов, Кристина Мясникова, Әхмәт Латыйпов, Кырындыдан Фидан Сафиуллин, Көчектән Рузил Абдуллин, Ямурзадан Фәрхәт Сәхипов, Татар Шаршадысыннан Роман Тугаров. Җиңүчеләргә медальләр, Грамоталар, акчалата бүләк тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International