“Сугыш урлаган балачак” исемле бәйрәм кичәсе

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Шаршады авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге, мәктәп- балалар бакчасы белән берлектә  тыл ветераннарына багышланган “Сугыш урлаган балачак”  исемле бәйрәм кичәсе булып узды. Бөек Ватан сугышына безнең авыл җирлегеннән 250 кеше киткән. Күпчелеге яу кырында башын салган, исән-сау кайтканнары да авылны торгызу, сугыш китергән бөлгенлекне бетерү өчен көнне-төнгә ялгап эшләп, бакыйлыкка күчкән. Инде нибары 5 тыл ветераны исән. Хөрмәтле тыл ветераннарыбыз сез тылда батырлык үрнәкләре күрсәттегез, фидакарь хезмәтегез белән Бөек Җиңүне якынайттыгыз. Сез бүген дә – сафта, яшьләргә матур үрнәк күрсәтәсез, аларны батырлык, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә үзегездән зур өлеш кертәсез, - диде авыл җирлеге башлыгы, тыл ветераннарын  быелгы истәлекле даталар – якынлашып килүче Бөек Җиңү һәм ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрикләп, ветераннарга медальлләр тапшырды, алсу розалар бүләк итте. Халыкыбызның ил азатлыгы өчен яу кырындагы батырлыклары, тылдагы түземлекләре, чыдамлыклары, туган илгә, газиз җиребезгә тугрылыклары өчен аларга безнең хөрмәтебез зур!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International