ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗе районы хуҗалыкларда язгы кыр эшләре дәвам итә.

 

ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, апрельдә Әгерҗе районында 25 сабый дөньяга килде: 9 малай, 16 кыз. Үлүчеләр ике тапкырга артык – 50: 8 хатын-кыз, 32 ир-ат.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы Әгерҗедә яшәүче 88 яшьлек тыл ветераны Сәгъдия апа ШИАБИЕВА өчен гомер көзенең иң истәлекле һәм кадерле бәйрәме булгандыр, мөгаен. Район башлыгы Валерий Макаров, аңа сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Энгельс урамында яңа йорттан фатир ачкычы тапшырды.

 

Бүген, 12 май көнне, халыкара шәфкать туташы көне билгеләнеп утелә. Тән ярасын дәвалау белән бергә өмете сынып барган кешеләрнең күңелләрен дә сихәтләндерүче әлеге изге җаннарны һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар тәбриклибез!

Бу көннәрдә авылларда физик затларның үзйөрешле машиналарына – трактор, комбайн, экскаватор, йөк төягеч машина һәм прицепларга техник күзәтү уздырыла.

 

Бүген төнлә хәрби комиссариат бүлегеннән егетләрне тантаналы рәвештә армия сафларына озаттылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International