ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

11 февральдә сәгать 9да Иж-Бубый мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән әтиләре Рөстәм Җиһангәрәев истәлегенә аның Казанда яшәүче уллары Марат, Искәндәр, Булат район күләмендә шахмат турниры уздыралар.

"Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе кысаларында  Әгерҗенең 2нче мәктәбендә 13 ата-ана рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Аларга  биремнәрне үтәү өчен 40 минут вакыт бирелде.

11 февральдә әгерҗелеләр дә “Татарстанның чаңгы юллары“ акциясенә кушылалар. Бу көнне “Орешник“та район күләмендә ГТОның кышкы фестивале, ә авыл җирлекләрендә чаңгы ярышлары уздырыла.

Район башлыгы Валерий Макаров катнашында иң соңгы җыен Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә узды. Ул иң күп сораулар яңгыраган җыен булгандыр, мөгаен.

 

Аны мин ягымлы җитез җилгә дә, тирә-якка нур сибеп торучы ак чәчәккә дә, кешеләрне дәвалаучы игелекле шәфкать туташына да охшатам. Сүзем – Шаршады авылында яшәүче Лилия ТУГАРОВА турында.

Кадыбашта яшәүче Зәкия апа КАМАЛОВА һәм Миңнехәят апа ИШНИЯЗОВАны 90 яшьлек юбилейлары белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов котладылар.

90, 95 яшьлек олуг юбилейларын күбрәк ак яулыклы әбиләребезгә каршы алу насыйп булса да, алар арасында шушы олы яшькә җитүче бабайларыбыз булу – үзе олы бәхет. Кичкетаңда яшәүче Гариф ага ХАФИЗОВ та 90 яшен пар канаты Динәсе белән бергә каршы алуына сөенә.

Халык үтенечен истә тотып, 6 февральдән Әгерҗенең тимер юл вокзалы белән олы базар арасында яңа автобус маршруты ачылды.

2нче мәктәп мәгариф хезмәткәрләрен спортның кышкы төрләре буенча спартакидага җыйды.

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә беренче тапкыр вожатыйлар арасында “Менә дигән вожатый“ дип исемләнгән бәйге узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International