ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсендә төрле яшьтәге балалар, яшүсмерләр арасында Коръән аятьләрен яттан сөйләүчеләр һәм Коръән укучылар бәйгесе узды. Бәйгегә Әгерҗедән, авыллардан малайлар-кызлар остазлары һәм әти-әниләре белән килгәннәр иде. Бәйге төрле яшь төркемнәре арасында узды. Җиңүчеләр хакында бераз соңрак хәбәр итәрбез.   

24 март – Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә “Бердәм Россия“ партиясенең Әгерҗе районы бүлекчәсе юристлар белән бергә кабул итү оештыра.

Девәтернә Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Картаямыни йөрәк“ халык театры 23 мартта Чаллы драма театрында узачак “Идел йорт“ республика фестивалендә чыгыш ясый.

Июнь аенда “Балык атналыгы“ Бөтенроссия фестивале кысаларында безнең районда да чара уздыру планлаштырыла.

Илдус Шәймөхәммәтов җитәкчелегендәге “Водоканал“ ширкәте, өченче ел рәттән хоккей ярышы уздырып, яшүсмерләрне сөендерде. Быел әлеге бәйгедә Әгерҗе яшүсмерләре Ижау, Менделеев, Минзәлә командалары белән очраштылар.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Рамил Шәрәфетдинов җитәкчелегендә шөгыльләнүче көрәшчеләр Алабугада тренер Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә узган бәйгедә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International