ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Кырынды «Сөмбелә» балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме ел саен оештырыла.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министрының үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде.

Кырындының Үзәк урамындагы мәчетнең көмешсыман манарасы ераклардан балкып, үзенә җәлеп итеп тора. Дин тоту иреге кайткан елларда районыбызда беренчеләрдән булып сафка баскан мәчет ул.

 

7 нче апрель Әгерҗенең “Нур” мәчетендә Җомга намазы кунагы – “ДУМ РТ Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов.

ТР Министрлар Кабинеты шәхси ярдәмче хуҗалык (ЛПХ) кредитлары буенча субсидия бирү Тәртибен раслады.

Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрләде. Бу – язның беренче ярминкәсе.

Әгерҗе районында март аенда 11 пар никахын рәсмиләштергән.

Районда март аенда барлыгы 30 сабый дөньяга килгән. Шуларның 13е – малайлар, 17се – кызлар.

Барҗы-Умгада 1985 елда төзелгән клуб урынына узган елның августында республика программасы буенча шушы авылда туып-үскән драматург Тажи Гыйззәт исемендәге мәдәният учагы төзелгәч, авыл халкы тагын да җанланып китте.

Алар икесе дә Әгерҗенең Киров урамында туып-үскәннәр. Балачаклары да, яшьлекләре дә бергә узган. Бер-берсенә гашыйк җаннар кавышып, бик матур гаилә корганнар. Әти-әни канаты астында уллары Азат үскән, хәзер инде оныклар буй җиткән... Бик тиздән инде Илгиз–Мансура ӘХМӘТШИНнар алтын туйларын билгеләп үтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International