ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

9 Май бәйрәме алдыннан республика һәм район җитәкчелегенең хөрмәтле ветераннарыбызга бәйрәм бүләкләре ясаулары – матур традиция.

Район тарихында икенче тапкыр уку алдынгыларын, олимпиада-бәйге җиңүчеләрен, спортчыларны район Мәдәният сараена Талантлар фестиваленә җыеп хөрмәтләделәр.

Бу атнада Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар САФИН килде.

4 май көнне  сәгать 11дә шәһәр мәктәпләрендә укучыларны гадәти булмаган дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көннәрдә район, оешма-предприятие җитәкчеләре укучыларга сугыш турындагы китаплардан өзекләр укыдылар. Ул әсәрләр укучылар күңелендә шуның белән истә калачак: аларда мәктәп яшендәге балаларның сугыш вакытында күргәннәре сурәтләнгән.

“Мәрхәмәтле Татарстан“ изге гамәлләр эстафетасының Бөтендөнья донорлар көне уңаеннан уздырылган “Гомерләрне коткарганда“ акциясенә Әгерҗе районы да кушылды. Ул яшьләр арасында үз теләкләре белән кан бирүне популярлаштыруга багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International