8 нче май көнне Шаршады авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган матур гына бәйрәм чаралары булып узды.
6-7 нче май көннәрендә Шаршады авыл җирлеге территориясендә урнашкан һәйкәлләрне яңа матур койма белән уратып алдылар. Бу эшне башкаруда авыл егетләре бик актив катнаштылар.Аларга авыл җирлеге исеменнән бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
6 нчы май көнне Шаршады авылы җирлегендә тыл ветераннарына бүләкләр, Татарстан президентының котлау хаты һәм тыл ветераннарына багышлап бастырылган “Татарстан Республикасы тыл геройлары” дип исемләнгән китап тапшырылды.