ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

Кичә Казанның “Трудовые резервы“ стадионында медицина хезмәткәрләре арасында “Сәламәтлек-2017“ спартакиадасының финалы узды. Менделеевта узган зона ярышларында беренче урын яулаган районыбызның ак халатлы шәфкать ияләре Казанда зур бәйгедә катнаштылар. Финалга барлыгы 14 команда чыккан иде.

 

Бу айда Әгерҗе районында 27 сабый дөньяга килгән: 14 малай һәм 13 кыз. Сабыйларга Радмир, Клим, Ризван, Әмир, Тимофей, Самир, Тимур исемнәрен кушканнар. Ә кызлар арасында Ева, Алиша, Ясминә, Диана, Сөмбел исемнәре популяр.

Бүген районыбызның унберенче сыйныфын тәмамлаучылар математиканың профиль өлешеннән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

Ижевскида яшәүче якташыбыз – эшмәкәр Динар Минәхмәтов робот ясаган. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ул роботны ничек һәм нинди максатларда ясавы хакында сөйләде.

Вольный Трудта яшәүче Алена–Фәнил НАСЫЙРОВлар, унбер ятим – алты малай, биш кызны үз канатлары астына алып, аларга әти-әни җылысы биреп яшиләр. Унбер бала – унбер язмыш, ди Алена.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International