ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Район җитәкчелеге 30 июньдә Әгерҗедә үзәк мәйданда булачак чыгарылыш кичәсендә 14 егет-кызга “Укудагы аерым уңышлары өчен“ Россия медален тапшырачак.

Әгерҗе районының барлык мәчетләрендә Ураза гаете бәйрәме узды.

Әгерҗедә Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре бу атнада милли бәйрәмебез – Сабан туена бүләк җыю оештырдылар. Әлеге чара биредә беренче тапкыр оештырылды.

30 июньдә 9-11 сәгатьләрдә район прокуратурасында (Әгерҗе, Гоголь урамы, 12) Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Марат Шамил улы ДОЛГОВ халыкны кабул итә.

26 июньнән 3 июльгә кадәр Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә кызлар өчен дини курслар оештырыла.

Әгерҗедәге Бердәм исәпләү үзәге (ЕРЦ) кассасының эш вакыты үзгәрде.

“Алар бик акыллылар”. Владимир Меньшовның “Любовь и голуби” кинофильмында күгәрченнәр турында әйтелгән бу сүзләр күпләргә яхшы таныш. Шушы көннәрдә генә Әгерҗедә күгәрчен тоту белән шөгыльләнүче Владимир-Надежда САЛЬНИКОВларда кунакта булганнан соң әлеге фикернең хаклыгына тагын бер кат инандык.                           

 

Бүгенге көнгә 2017 ел өчен 5038 әгерҗеле 200әр сум үзара салым акчасын тапшырган. Бу – 1 миллион 7 мең 600 сум дигән сүз.

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сезне чын күңелдән изге Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Әгерҗе районы буенча мәшгульлек үзәге ярдәме белән махсус программа кысаларында җәйге каникул чорында 207 укучыны вакытлыча эш белән тәэмин итү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International