ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Күптән түгел билгеләп куелган имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин “Нур“ мәчетендә район имамнары белән беренче җыелышын үткәрде.

Бүген Әгерҗедәге “Локомотив“ стадионында район башлыгы Кубогына футбол ярышлары башлана. Ул быел унтугызынчы тапкыр уза.

Әгерҗедән Оксана Мөфтәхетдинова, Кырындыдан Ләйсән Рамазанова, Татар Шаршадысыннан Мөнзилә Раимова һәм аларның балалары опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Айсылу Баһаутдинова җитәкчелегендә Чаллыга – тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы фестиваленә бардылар.

Зәйдә булган фаҗигагә бәйле рәвештә күп кенә районнарда Сабан туе 8 июльгә күчерелгән иде. Шимбә көн Әгерҗедә узган милли бәйрәм күңелләрдә сагынып сөйләрлек матур кичерешләр калдырды, истәлекле мизгелләре белән күңел түренә кереп калды.
 

Бүген район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев Исәнбайда гомер кичерүче Разия әби ЗАКИРОВАны 90 яшьлек олуг юбилее белән котларга бардылар һәм аңа Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International