ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2017 ел
сишәмбе

19 нчы август көнне Экология елы уңаеннан Шаршады авылы җирлегендә китапханәче тарафыннан “Чишмәләр –безнең киләчәгебез...” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы иң яхшы мәктәпләр рейтингын тәкъдим итте. Рейтинг башлыча БДИ күрсәткечләренә һәм олимпиадаларда җиңүчеләр санына нигезләнеп төзелгән.

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы игълан иткән “Барлык юллар безнең авылга илтә“ бәйгесенә йомгак ясар чак җитте.

 

Яңа уку елы алдыннан 2нче шәһәр мәктәбенә, Иж-Бубый һәм Көчек мәктәпләренә яңа директорлар билгеләнде.

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм.

 

Касай авылында яшәүче Әхмәдиевлар, быел сигез сутый җирләренә бакча җиләге (виктория) утыртып, аның “Хоный“ һәм “Альба“ сортларының уңышын җыйганнар иде инде.

 

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләрдән башлана кебек бала чагыбыз. Яшел чирәмле чишмә юлы безгә олы тормышка юл күрсәтә. Һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз догасы бар. Андый чишмәләр туган авылым Шаршадыда – тыкрык саен.

 

“Әнием гомер буе эш аты булды. Җитмеш яшенә кадәр колхозда эшләде.  Монысы – ир-ат, монысы хатын-кыз эше дип тормады, барысын да шушы кечкенә җилкәсендә күтәрде“, – диде Яңа Эсләккә Мәдинә әби ГАЛЛӘМОВАның 90 яшьлек юбилеена баргач кызы Дәнисә.

 

“Мин иркенлек яратам. Тар урында тыным кысыла башлый. Миңа туган ягым басулары кирәк. Алар йөрәгемә яшәү көче бирә”.

 

Казанская урамыннан берәү редакциябезгә шалтыратып: “Безнең халык начарны гына күрә белә. Күперебез янына килеп, анда ниләр эшләнүен үз күзләрегез белән күреп, фотога төшереп китегез әле“, – дигәч, әйткән адрес буенча юл тоттык.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International