ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Әгерҗедә яшәүче 83 яшьлек Халидә апа ГОБӘЕВА үстергән кишерләрне күргәч “тел шартлатасың“. Берсе-берсе 700әр грамм авырлыкта аларның.

 

ГЫЙМАЗОВ Камил Вәгыйзь улы ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы – бүлек начальнигы итеп билгеләнде.

 

Бу көннәрдә 2016 ел өчен салым кәгазьләре килә башлады. Аларны кулга алгач, халыкта салым түләүгә кагылышлы сораулар да туа. Аеруча еш очрый торганнарын ТР буенча 9нчы районара инспекциянең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Ольга АЛЬМИКЕЕВАга юлладык.

“Таттелеком“ җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Имин ишегалды“ проекты ярдәмендә быел Әгерҗедә ун күпкатлы йортка 28 видеокамера урнаштырылды. Әмма шәһәрдә мондый камера 91 йортка куелырга тиешлеген  исәпкә алганда, бу – бик аз сан.

 

Ел саен миллионлаган кеше сезонлы грипп белән авырый. Шуңа карамастан прививка кампаниясе вакытында күпләрдә “прививканы куйдырыргамы, юкмы“ дигән сорау туа.

 

Быел үзара салым акчаларына башкарылачак эшләр исемлегенә Әгерҗе елгасын чистарту да кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International