ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Беренче кар көттереп кенә яуса да, табигать үзенең дуамал холкын күрсәтә башлады индеЯлларда ишеп яуган карга күбебез сөенсә, юлларны чистартучыларга киеренке чор җиткәненә ишарә булды ул.

Берьюлы дистәләгән Кыш бабай, Кар кызын күрсәгез, нишләр идегез? Мөгаен, күңелегездә балачак белән бәйле иң матур мизгелләр өере кузгалыр иде. Быел Яңа ел алдыннан Әгерҗедә нәкъ менә шундый тойгылар кузгатырдай бик матур чара узачак. 

 

1 январьдан Чаллының “Мехуборка“ компаниясе Әгерҗедә һәм авылларда каты көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнә башлаячак. Узган атнада әлеге компаниянең җаваплы вәкилләре район җитәкчеләре белән берлектә һәр авыл җирлегендә халык белән очрашулар уздырдылар.

 

 “Уразай каеннары“ фестивале быел өченче тапкыр оештырылды. Ак каеннар кочагында утырган Уразайда илһамланып иҗат итүчеләр һәм районнан килгән талантлар гөлләмәсе манзарасы күңелләрне озак вакыт нурландырып торыр әле.

Юкка гына “тормыш ул – көрәш” димиләрдер. Авыру аяктан еккач та яшәү өчен көрәшүче көчле ихтыярлылар күп арабызда. Иске Эсләктә яшәүче Раил ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН – шундыйларның берсе.

 

Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә мәктәбенең йөз еллык юбилеен мөхтәрәм кунаклар, ветеран укытучылар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар белән бергә күп елларга истә калырлык тирән эчтәлекле итеп уздырдылар.

 

“Спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры“ республика смотр-бәйгесенә йомгак ясалды.

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең бишенче филиалы базасында агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәтне саклау буенча укулар уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International