ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

23 февральдә “Олимп“ спорт комплексында авыл җирлекләре арасында спартакиада уза.

“Кадрлар резервы“ республика проекты кысаларында Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Ләйсән Хәкимова һәм “Олимп“ спорт комплексы директоры Рөстәм Гобәйдуллин яшьләргә РФ Президентын сайлау үзенчәлекләре хакында сөйләделәр.

 

Сыер һәм кәҗәләрне тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен кире кайтару максатыннан быел да Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтергә планлаштыра.

 

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.

 

22 февральдә 15 сәгатьтә район Мәдәният сараенда “Ир-егетләргә багышлана“ исемле бәйрәм концерты була.

17 февраль Бима халкы һәм аның кунаклары күңелендә вакыйгаларга бай көн булып истә калыр. Биредән старт алган һәм быел унынчы тапкыр үткәрелгән “Мари чаңгы юллары“ спорт бәйрәме үзенең масштаблы булуы белән шаккатырды. Удмуртиядән, Казан, Чаллы калаларыннан, Әгерҗедән, авыллардан 250 спортчы бирегә җыелды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International