ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “бабай”, “әби” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.

Бүген Халыкара туган тел көнендә Тирсә балалар бакчасында һәм Мәдәният йортында район күләмендә бик зур чара узды. Бәйрәмгә Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең 107нче татар балалар бакчасы тәрбиячеләре дә килгән иде.

 

Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Балалар китапханәсендә 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Телләр бәйрәме“ чарасы узды. Ул Халыкара туган тел көненә багышланган иде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International