ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Удмуртиянең Пугачево бистәсендә туып-үскән Зәмзәмиягә, аның эне-сеңелләренә әти-әнисе “кешеләргә игелекле булыгыз, үзегезгә меңе белән кайтыр“ дип бик еш кабатлап тора.

 

“Зиратларда агачларны кискәч бик күңелсез булып кала. Агачлар каберләрне җил-яңгырдан, давылдан саклап, ышыклап торалар бит. Хәзер кабер өстенә таш та куймыйлар. Чардуганга исем язылган такта элү белән чикләнәләр. Ни дисәң дә, таш озаграк саклана. Дин әһелләре моны ничек аңлата?“

Кичкетаң – мал күп асраучы авылларның берсе. Быел, узган елга караганда, мөгезле эре терлекләр, бал кортлары, кош-кортлар тагын да арткан.

 

Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшебез Резилә МӘДИШИНАны искә алу кичәсе узды. Әлеге чарада аның гаиләсе, туганнары, өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты.

 

“Ярый әле, киленем Светлана бар. Картлык көнемдә миңа кадер-хөрмәт күрсәткәне өчен үзе дә балаларыннан игелек күреп яшәсен“, дип изге теләкләрен тели килененә Шаршадыда яшәүче Дөрикамал әби ГАЙНУЛЛИНА.

 

Язучылар – Казаннан Ләбиб Лерон, Рифат Җамал, Госман Гомәр, Чаллыдан Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Фидаил Мәҗитов, Ижаудан Гыймран Сафин, Эльмира Нигъмәтҗанова, Әгерҗе районында булдылар. Ерак араларны якын итеп килүләренең матур сәбәпләре дә бар иде: Әгерҗе районы Мордывый авылында яшәп иҗат иткән мәрхүм шагыйрь Чыңгыз Мусинның яңа китабын тәкъдим итү һәм Кырындыда гомер кичерүче аксакал язучыбыз Габдулла Галиевны 90 яшьлек юбилее белән котлау.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International