ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Барҗы авылында туып-үскән, гомере буе Әлмәттә нефть сәнәгатендә хезмәт куйган Социалистик Хезмәт Герое, якташыбыз Дамир Нурутдиновка багышланган “Буровик. Мастер. Герой“ исемле китап дөнья күрде.

Мин аны күзгә-башка чалынмыйча гына табигать каршындагы вазифасын тыныч кына үтәп, ипләп кенә агучы урман чишмәсенә охшатам. Сүзем Кадыбаш авылында яшәүче, бу көннәрдә 50 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итүче Флүсә АЙДАРОВА турында.

Чаллыда танылган чаңгычы Иван Утрюбин призына яшүсмерләр арасында чаңгы ярышы узды.

Районыбызда яшь иҗатчыларны берләштерүче “Көмеш каләм“ фестиваленең матур үткәне, үзенә генә хас традицияләре бар. Кадыбаш мәктәбендә узган уналтынчы район бәйгесенә кайчандыр каләм чарлаган укучыларның балалары килүе бу фестивальнең тамыры тирән һәм нык булуы турында сөйли. Димәк, киләчәге дә якты һәм өметле аның.

Кичкетаң Мәдәният йортында узган үзенчәлекле бәйрәмдә залда алма төшәр урын да юк иде. Ә бәйрәмнең төп сәбәпчесе 92 яшьлек авылдашыбыз, яраткан әбиебез Рәйсә ЗАРИПОВА булды. Гомер көзендә аның “Күңел чишмәләре“ исемле китабы чыгу уңаеннан балалары, оныклары кичә тәкъдим иттеләр.

1нче “Алтын ачкыч“ балалар бакчасында “Милли мәдәният – мәктәпкәчә укыту учреждениеләрендә этномәдәни кыйммәтләр интеграциясе чарасы“ темасына район семинары узды.

I урын – Алсу Хафизова (4нче мәктәп), Гөлназ Мөэминова (Исәнбай), Илнар Мөстәхимов (1нче гимназия).

Кадыбаш мәктәбендә узган “Көмеш каләм“ фестивале районыбызның яшь иҗатчыларын җыйды. Ул быел уналтынчы тапкыр уздырылды.

Авыл җирлекләре һәм Әгерҗе командалары арасында узучы традицион район спартакиадасы дәвам итә. Быелгы программага беренче тапкыр йөзү буенча да ярышлар кертелгән иде. Авыл җирлекләре әлеге спорт төрендә җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International