ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Ханты-Мансийскида биатлон буенча Россия чемпионатында Удмуртия командасы составында катнашучы Байтуган егете Евгений Шамеев бик уңышлы чыгыш ясый.

Әгерҗенең “Нур“ мәчетендә Коръән уку буенча бәйге уздырылды. Район күләмендә уздырылучы бу бәйгедә Тирсә, Чишмә, Кырынды, Хор.Ключ, Ямурза авылларыннан һәм Әгерҗедән 46 бала катнашты. 16 яшькәчә балалар дүрт яшь төркемендә көч сынаштылар.

Бибел ИБРАҺИМОВ – Уразайның иң хөрмәтле кешеләренең берсе.

Тирсәдә яшәүче газиз кешебез Раушания НИЗАМБИЕВА исеме газета укучыларыбызга язмалары аша таныш булса, Тирсә халкы, укучылары, хезмәттәшләре арасында ул үз эшенә чын күңелдән бирелгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак хөрмәт яулады. Ә безнең өчен, әлбәттә, кадерле, назлы, сөекле әни ул.

“Куркынычсыз тәгәрмәч“ район бәйгесендә алты мәктәптән катнашкан командалар беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча биремнәрне үтәделәр, велосипедта фигуралы йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук Яшь инспекторлар хәрәкәте оешуга 45 ел тулуга багышланган иҗади бәйгедә сыналдылар.  

Март аенда безнең белем бирү учреждениесенә нигез салынуга (элекке 7нче Әгерҗе һөнәр училищесы, хәзерге Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче филиалы) 90 ел тулды.

Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабы 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Чаллының “Ак мәчете”ндә балаларның Коръән уку буенча республикакүләм традицион бәйгесе үтте. Ул сан ягыннан караганда егерме өченчесе булды.

Болгар Ислам академиясендә уздырылган “Имамнар өчен дини мөселман оешмалары белән идарә итү теориясе һәм практикасы“ дип аталган укуларда Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, Төрдәле мәчете имамы Зөфир хәзрәт Зарипов катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International