ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Быел язын авыл хезмәтчәннәре алдында 13,2 мең гектар мәйданда бөртеклеләр чәчү бурычы тора. Аны вакытында башкару күп кенә шартларга бәйле.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулган көнне Әгерҗедә район күләмендә “Тукай – безнең йөрәкләрдә“ исемле әдәби чара уздырылды.

"Без әлеге чорга тулысынча әзер", - диде урман хуҗалыгы министры.

Салават күпере төсләренең балкышын хәтерләтеп яулык, шәлләр белән бизәлгән китапханәдә аларның барлыкка килү тарихы белән китапханәче Фәридә Артемьева таныштырды.

Әгерҗе районыннан 188 егеткә повестка тапшырылды. Аларның 31е армия сафларына китәчәк.

Әгерҗенең иң борынгы урамнарының берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында бәйрәм узды. Урам бәйрәмен оештыручы район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренең әлеге чара өчен нәкъ менә бу урамны сайлаулары очраклы түгел. Чөнки 2018 - Татарстанда Лев Толстой елы.

26 апрель – радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көне.

Әгерҗедәге иң борынгы урамнарның берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында узган бәйрәм биредә яшәүчеләрне генә түгел, ә гомерләренең иң матур вакытлары шушында үткән шәһәрдәшләребезне дә җыйды.

Әгерҗе яшьләре Россия күләмендә уздырылучы “Георгий тасмасы“ акциясенә кушылдылар.

Боз сараенда “Мир-Строй“ төзелеш ширкәте Кубогы өчен барган ярышларда Әгерҗенең “Спутник“, Менделеев, Ижау һәм Удмуртиянең Каменное Завьялово бистәсеннән килгән яшь хоккейчылар очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International