ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

 2018 нче елның  1 нче июне  көнне  “Балаларны  яклау”  көне  билгеләп  үтелде.  Шул уңайдан  Үтәгән авылында  «Балалар  Сабантуе»  уздырылды.  Килгән балалар барлык уен төрләрендә бик теләп катнашты.

Бүген оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашындагы зур киңәшмә Әгерҗе Сабан туе узачак мәйданда үтте.

Әгерҗе районында быелның дүрт аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, Татарстанда җитештерелгән алкоголь продукциясе сату кимегән. Район хакимиятендә узган киңәшмәдә җитәкчеләр, эшмәкәрләр һәм авыл җирлекләре башлыклары аның сәбәпләре турында сөйләштеләр. 

Тиздән мөселман дөньясы зарыгып көткән Ураза, аннан Корбан бәйрәмнәре җитәр. Бу изге бәйрәм көннәрендә балачакта без йокыдан торуга әнкәйнең кызу мич каршында коймак пешерүе, аны олы табага салып, өстенә күп итеп сары май коеп сикертүе, бармакларны ялый-ялый кайнар коймакларны сыпыртуыбыз – әле дә гел күз алдымда...

Быел Сәхрә авылының Нариманов урамына вак таш җәеләчәк.

Сорауларның күбесе – 442 мең мөрәҗәгать телефон аша килеп ирешкән.

Авылдашларның ярдәме, алтын куллы осталарның тырышлыгы белән Яңа Бәзәкә зираты коймалары яңартылды.

7 июньдә Россия президенты Владимир Путин туры элемтәдә халык сорауларына җавап бирә.

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңай шәһәр мохите булдыру буенча игълан ителгән Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан 920 миллион сум грант отты. Алар арасында Әгерҗе районы проекты да бар.

Узып баручы  уку елында бакчада унөч бала тәрбияләнде. Күптән түгел шуларның бишесе өчен “Саубуллашу кичәсе“ узды. Денис Трофимов, Динә Мөфтиева, Таңсылу Хаматова, Руфат Гобәев һәм улыбыз Булат Сәлимуллин 1 сыйныф укучылары булачаклар. Ә менә аларның эне-сеңелләре Элина, Илгар, Ранис күңелле бакча тормышы белән хозурлануларын дәвам итәләр. Азалия, Ясминә кебек нәни сабыйлар исә бакча ишеген тәүге тапкыр ачып керәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International