ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә Девәтернә авыл мәдәният йорты директоры Арсланов Ф.Ф. җитәкчелегендә авыл башындагы  борынгы каберлек торгызылды. Сакланган мәгълүматларга караганда, анда марилар җирләнгән булган.  Әлеге изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

Девәтернә төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында укучы балалар өчен җәйге лагерь оештырылды. Балалар анда бик яратып йөриләр. Мәктәптә күңелле уеннар уйнап, төрле чараларда катнашканнан соң балалар авылыбыз мәчетенә төшәләр. Инде берничә ел Рамазан аенда Казаннан Рөстәм хәзрәт кайтып, балалар өчен әхлак-дин дәресләре уздыра, уеннар уйната, походлар оештыра. Рәхмәт Рөстәм Гатауллин гаиләсенә!

Тиздән халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй! Шул уңайдан Девәтернә авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре лагерьга йөрүче укучылар, кунакка кайткан балалар белән берлектә традиция буенча бүләк җыю оештырды. Алар һәр хуҗалыкка кереп, сабантуйга чакырып йөрделәр. Авыл халкы да бик сөенеп бүләкләрен бирде, сабыйларга күчтәнәч таратты.

Көрәш буенча абсолют батырга автомобиль бүләк итәләр.

Республикада лейкозлы сыерларны бетерү өчен 4-5 ел вакыт кирәк, ди Алмаз Хисаметдинов.

“Авыл яшәсә – ил яшәр“, диләр. Әгерҗедән 99 чакрым ераклыкта урнашкан МАДЫК авылына шушы сүзләрнең хаклыгына инану өчен юл тоттык.

Ул кечкенәдән футбол белән “җенләнгән“ була. Казанга укырга киткәч, яраткан “Рубин“ командасына тагын да якыная. Әлеге команда җанатары буларак, кайларга гына бармый бүген?! 

“Беренче яртыеллыктагы хата-кимчелекләрне төзәтеп, тиешле субсидияне икенче яртыеллыкта таратабыз”, – диде Марат Әхмәтов.

Җиңүчеләр Ижевск шәһәрендә узачак шәһәркүләм Сабан туенда чыгыш ясый алачак.

Рамазан аеның иң истәлекле, саваплы кичләренең берсе – Кадер кичәсен Әгерҗе мөселманнары мәчеттә уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International