Футболчылар бик яхшы һәм көйләнгән уен күрсәтте
Тренер Алексей Колчин җитәкчелегендәге "Спутник" футбол командасы Буада узган 2013-2014 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының көмеш иясе булды. Ярышларда республиканың төрле районнарыннан барлыгы 15 команда катнашты.
Ике көн эчендә малайлар, бик яхшы һәм көйле уен күрсәтеп, көмеш медаль яуладылар.