Әгерҗе урманчылыгы Әгерҗеләргә мөрәҗәгать итә

2024 елның 20 апреле, шимбә

Урман янгыннары - урманнарга төзәтеп булмаслык зыян китерә торган иң куркыныч күренешләр


15 апрельдән янгын куркынычы сезоны башлануга бәйле рәвештә, урман янгыннарын булдырмау максатыннан, урман массивлары тирәсендә опашка үткәрү, минераллаштырылган полосалар урнаштыру белән бәйле чаралар үткәрелә. Шулай ук урманнарның янгын сүндерү сәләтен арттыру буенча да эш алып барыла.

Районда урман кишәрлекләрен янгынга каршы төзекләндерү буенча төп эш арендаторларга - «Ак барс» урман эшкәртү компаниясенә һәм «Хәзәр» җәмгыятенә, шулай ук Контузлдагы урман янгыннары станциясенә йөкләнгән.

Урманнарда янгын куркынычы сезонында патрульлек итү үткәреләчәк. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга - гражданнарга - 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга - 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр административ җаваплылык чаралары кулланылачак. Янгынга каршы махсус режим шартларында штрафлар икеләтә арта. Әгәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү урман янгынына китерсә, гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартыла.

“Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International