Партия десанты – Әгерҗедә

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

“Татарстанда 62 партия теркәлгән. Моңа кадәр берсенең дә районнарга мондый зур десант белән төшеп, халык белән очрашканы, аларның борчу-гозерләрен тыңлап, урында ук аңлатма биргәне, әлеге проблемаларны чишүнең юлларын хәл итүне эзләргә вәгъдә биреп киткәне юк“.


17 майда “Бердәм Россия“ нең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗедә “Бердәм Россия көне“ акциясе барышында халык белән очрашуда шулай диде. Әгерҗедәге акция бердәмроссиялеләрнең быел Татарстан районнары буенча бу сигезенче эшлекле сәфәре иде. Бүген республикабызның төрле министрлык, ведомство вәкилләре Әгерҗедә сигез мәйданчыкта партиянең башлангыч оешмасы  әгъзалары, эшче-хезмәткәрләр,  ветераннар, яшьләр гади халык белән очраштылар. Эшлекле очрашулар барышында республика җитәкчеләре халыкны “Бердәм Россия“ җитәкчелегендә башкарылган зур эшләр белән таныштырдылар, шәһәр һәм авыл халкын кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Әйдәгез, хәзер кайбер партия мәйданчыклары буйлап сәяхәт итеп кайтыйк.
Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗегә сәфәрен тимерьюлчылар белән очрашудан башлады.


Тимерьюлчылар мәйданчыгында


– Тимерьюлчылар – Әгерҗе районы үсешенә иң зур өлеш кертүчеләр, шуңа сезнең белән очрашуга бик теләп килдем, – дигән сүзләр белән башлады очрашуны Фәрит Мөхәммәтшин.


– Техник казанышлар, эш ысулларын камилләштерү, пассажир һәм йөк поездлары йөртүнең яңа системасын булдыру нәтиҗәсендә бүген тимер юл автомобиль һәм су транспортына көчле көндәш булып тора, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Казан-Мәскәү югары тизлекле магистраль төзелешен “заман революциясе“ дип атады һәм әлеге төзелешнең яңа объектлар ачылуга, яңа эш урыннары булдыруга юл ачачагын билгеләп үтте.


– Тимерьюлчыларның хезмәте никадәр авыр һәм куркыныч булуына мин Пугачеводагы шартлаулар вакытында тагын бер кат инандым. Әлеге сынауны уңышлы башкарып чыгуыгыз, батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, Әгерҗе тимерьюлчылары, – диде  ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Сафин.


Очрашуда тимерьюлчылар партия активистларына һәм республика җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерделәр. Алар арасында Әгерҗе станциясе аша үтүче “Ижау–Чаллы“ шәһәр яны поезды расписаниесенә үзгәрешләр кертелүгә кагылышлысы да бар. Әлеге поезд хәзер атнага нибары өч көн генә йөри. Ә бу күп кенә пассажирлар өчен уңайсызлыклар тудыра. Бу сорауны чишүне Ленар Сафин шәхси контроленә алачагын белдерде.


Тузган торакка кагылышлы программа, күп балалы гаиләләргә каралган ташламалар, Әгерҗедә спорт комплексы төзүгә кагылышлы сораулар да яңгырады.


– Спорт комплексы төзү планга кертелде. Проектның нинди булачагы да, кем төзиячәге дә билгеле инде. Хәзер килешү эшләре алып барыла, – диде район башлыгы Валерий Макаров.


Киләчәктә Әгерҗедә Тимерьюлчылар проспекты төзү дә планлаштырыла. Әлеге  хәбәрне очрашуда катнашучылар алкышлар белән кабул иттеләр.


Партия активы белән очрашу


Партиянең Татарстан бүлекчәсе секретаре урынбасары Римма Ратникова белән очрашуга партиянең Әгерҗедәге бүлекчәсе активистлары, авыл җирлекләре башлыклары җыелган иде. Римма Атласовна партиянең барлыкка килү тарихын бераз искә алып үткәннән соң Әгерҗедәге партия активистларын кабинетлардан чыгып, күбрәк гади халык белән аралашырга, алар сүзенә битараф булмаска чакырды.


– Бигрәк тә хәзер, республикада 26 төрле нинди генә программалар тормышка ашырылмый. Алар барысы да халыкның тормыш-көнкүрешен җиңеләйтүгә, авылларыбызны саклап калуга юнәлтелгән. Бу программаларга кереп калу, төзелешләр, капиталь ремонт эшләре  алып бару өчен бөтен тырышлыгызны куегыз. Әле кайчан хөкүмәтнең авылларга йөз белән борылып, мондый зур ярдәм күрсәткәне бар иде. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, дип мөрәҗәгать итте ул авыл җирлекләре башлыкларына.


Ә авыл җитәкчеләренең сораулары да шактый җыелган иде. Иң зур тәҗрибәле башлык буларак, һәр авыл җитәкчесен борчыган сорауларның күбесен Кичкетаңнан Зөлфәт Нуриев җиткерде.


– Безнең районда бик күп авылларны иң нык борчыган проблема – чиста су. “Чиста су“ программасы буенча районга ел саен 10 миллион сум җиткерелә. Әмма бу бик аз. Чөнки барлык авылларда да диярлек суүткәрү системасы ифрат нык тузган. Әгерҗе районына бу программа өчен акчаны арттырып булмасмы?


– Чүп түгү полигоны булмау – барлык авылларның иң авырткан урыны. Экологлар 10-120 чакрым ераклыктагы авыллардан чүпне Әгерҗе полигонына ташырга кушалар. Моның өчен күпме чыгымнар китәчәген күзаллыйлармы икән алар? Авылларның чүп түгү урынын законлаштыру буенча кичекмәстән чара күрергә кирәк.


– Авыл Советларында белгечләрне кыскарту бара. Ә эш күләме елдан-ел арта. Киләчәктә авыл башлыгы гына утырып калмасмы? Авыл халкы бөтен мәсьәлә белән нәкъ менә безгә килә бит.


Авыл башлыкларын борчыган бу җитди проблемаларны Римма Ратникова Президентка җиткеречәкләрен белдерде.
   
   
Мәгариф


Әгерҗенең 3нче мәктәбендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин, ТР Дәүләт Советының мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева  мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашты.


Анасатасия Исакова республика җитәкчелеге тарафыннан мәгариф системасына яңа караш формалашуын билгеләп үтте һәм очрашуда катнашучыларны ачык сөйләшүгә чакырды. 


Данил Мостафин министрлыкның эш юнәлешләренә, ТР Хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырылучы мәгариф программаларына тукталды. Җитәкчеләргә сораулар да шактый булды. Мәсәлән, өстәмә белем бирү педагогларын ярышларга барганда финанслау булмавы, компьютерлар, проекция аппаратурасы юклыгы борчый. Иж-Бубый мәктәбе директоры Элмира Маннапова мәктәпне капиталь ремонт программасына кертүдә ярдәм күрсәтүләрен сорады. Әлеге мәктәп бинасы Пугачеводагы шартлаулар вакытында җитди зыян күргән. Данил Мостафин  мондый эчтәлектәге хатның инде министрлыкка килүен һәм республика җитәкчелегенә юллануын җиткерде.


Күләгәш мәктәбе директоры Олег Третьяковны исә яңа бина төзү мәсьәләсе борчый.


–  Бу проблема да безгә яхшы таныш. Республика җитәкчелеге дә белә. Тик мәктәп төзелеше буенча әлегә карарлар кабул ителмәде, – диде министр урынбасары.


Очрашу ахырында кунаклар җитәкчеләргә укучыларның йомгаклау аттестациясен, мәктәп яны лагерьлары эшен, балаларның җәйге ялын оештыруда уңышлар теләделәр.

  
Ветераннар янында


Әгерҗедә “Бердәм Россия“ көне“ндә социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Президенты ярдәмчесе Татьяна ЛАРИОНОВА һәм республика сәламәтлек саклау министрының беренче  урынбасары Сергей ОСИПОВ район үзәк хастаханәсендә “Безнең кадерле ветеран“ программасы нигезендә булдырылган палатада дәваланучы ветераннарның да хәлен белделәр.


Мөхтәрәм ветераннар Нури Мистахов һәм Ислам Минһаҗев кунакларны якын туганнарын күргәндәй сөенеп каршыладылар.


Нури ага 1943-45 елларда Курс дугасында, Көнбатыш, Белоруссия, Украина фронтларында бәрелешләрдә катнашкан, батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Г.К.Жуков“ һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң туган якларга әйләнеп кайткач лаеклы ялга чыкканчы локомотив депосында машинист булып эшләп хезмәттәшләре арасында олы хөрмәт казанган, Хөкүмәт бүләкләренә лаек булган. Моннан берничә ел элек карчыгы вафатыннан соң берүзе тормыш көтүче Нури аганың әле хәзер дә елларга бирешмәвенә, көр күңелле, бик тә сөйкемле булып калуына кунаклар соклануларын белдерделәр.


– Миңа инде 90 яшь, – дигәч гаҗәпләнүләрен дә яшермәделәр.


– Ә мин Сезгә әле 60ны гына бирер идем, – дип Татьяна Петровна Нури аганың аркасыннан сөйде.


– Ә аның яшь калуының сере – тормышны яратуда, хезмәт сөюдә, бик ачык күңелле, мәрхәмәтле булуында, – дип сүзгә кушылды район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова. 


Иж-Бубыйдан Ислам Минһаҗев Венгрия вакыйгаларында катнашкан. Күп еллар “Ялкын“ колхозында зоотехник булып эшләгән. Ул вакытта колхозның районда алдынгылар рәтендә булуында Ислам аганың да өлеше зур булгандыр. Гомер көзен хатыны, кызы, оныклары янында бик бәхетле уздыра ул. Бу көннәрдә сәламәтлеге генә какшап киткән ветеранның.


– Әмма монда бик яхшы дәвалану курсы уздыралар. Менә баш табиб Андрей Шубин 2-3 көннән өйгә кайтарып җибәрергә дә вәгъдә итә. Мондый матур көннәрдә ничек кенә яхшы дәваласалар, тәрбияләсәләр дә күңел барыбер өйгә тарта, – диде ул.


Президент ярдәмчесе ветераннарга карата хастаханә хезмәткәрләренең мөнәсәбәтен дә, ашату якларын да сораштырды.


– Барысы да яхшы. Палатабыз да менә дигән, бөтен шартлар тудырылган. Шәфкать туташлары яныбызда биеп кенә йөриләр, – диделәр ветераннар.


– Кызганычка каршы, өлкән яшьтәге ветераннар санаторийларга бара алмыйлар. Аларга ярдәм итү, дәвалану курслары уздыру, игътибарны арттыру максатыннан менә шундый уңайлы палаталар булдырдык та инде. Сезнең сихәтләнүегезне, тизрәк аякка басып якыннарыгыз янына кайтуыгызны телибез, – диде Татьяна Петровна һәм ветераннарга бүләкләр тапшырды.


Авыл хуҗалыгы


Көчек авылында авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре, КФХ башлыклары белән очрашуда ТР авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һәм “Ак Барс“ холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Сергей Мухин катнаштылар.


Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатуллин райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге һәм язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Саннардан күренгәнчә, бүгенге көнгә язгы кыр эшләренең яртысыннан артыгы төгәлләнгән.


– Республиканың башка районнары белән чагыштырганда, кыр эшләренең барышы буенча бераз арттарак калуыгыз турыдан-туры табигый шартларга бәйле. Бүген сезнең алдагы бурыч – шушы темпта чәчүне ахырына җиткерү.  Технологияләрне үтәгән очракта быелгы коры шартларда да мул уңыш алуга өметләнергә мөмкин. Сезнең районда көзге уҗымнарның сакланышы да яхшы, – диде Илдус Габдрахманов. Ул күпсанлы сорауларга да җавап бирде.


Ямурза эшмәкәре Илшат Сәхиповның: “Терлек сую пунктлары төзүне бераз кичектерү мөмкин түгелме һәм төзелеш эшләрендә Хөкүмәттән берәр нинди ярдәм күрсәтеләчәкме?“ дигән соравына “Кичектерү мөмкин түгел, чөнки бу инде кабул ителгән. Төзелеш эшләренә ярдәм күрсәтү каралмаса да, 40/60 программасы буенча аларны җиһазландыруда ярдәм күрсәтеләчәк“ дигән җавап яңгырады. Терлек сую пунктларын асфальтлауда һәм аңа илтә торган юлны төзүдә Хөкүмәт ярдәм итсен иде дигән теләк тә җиткерделәр фермерлар. “Агро-Кама“ ширкәтенең II участок баш агрономы Фәңгиз Шакиров авылда эшкә  калган яшь белгечләргә бирелә торган “подъемный“ акча күләме белән кызыксынды. Җаваптан күренгәнчә, якын киләчәктә дә әлеге сумма бүгенге күләмендә – 100 мең сум калачак.      


Сергей Мухин  агрофирмада якын киләчәктә башкарылачак эшләргә тукталды. Быел 2600 баш мөгезлек эре терлеккә исәпләнгән мегаферма төзелешен ахырына җиткерү планлаштырыла. Киләчәктә безнең районда ашлык саклау складлары төзү һәм комбиазык базасы булдырырга да ниятлиләр.


– “Ак Барс“ сезнең районга бер генә елга килмәде. 2005 елдан бирле инвестор тарафыннан Әгерҗе районында авыл хуҗалыгын үстерү буенча бик зур эшләр башкарылды һәм ул киләчәктә дә дәвам итәчәк, – диде Сергей Петрович. 


Партия десантының Әгерҗегә сәфәре эзсез калмас


Сигез партия мәйданчыгында эшлекле очрашулар тәмамлангач, Фәрит Мөхәммәтшин әгерҗелеләр белән очрашу, мәйданчыкларда халык тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләр турында сөйләшүгә йомгак ясау өчен Мәдәният сараена килде. Биредә мәйданчыклардагы сөйләшүләрне оештырган министрлык вәкилләре хисап тоттылар. Фәрит Хәйруллович халык күтәргән проблемаларның һәрберсен игътибар белән тыңлады. Күбесе буенча министрлык вәкилләренә заданиеләр бирде, аларның хәл ителешен контрольдә тотарга чакырды.


Бердәмроссиялеләр Казаннан буш кул белән килмәгәннәр иде. Фәрит Мөхәммәтшин үзәк хастаханәгә диабет белән авыручылар өчен 45 глюкометр, партиянең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев хастаханәдәге сугыш ветераннары палатасына телевизор бүләк итте.


Бу очрашу барышында район башлыгы Валерий Макаров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов өчьяклы килешүгә кул куйдылар.

  
– Без бүген халыкка буш вәгъдәләр бирергә килмәдек. Менә бу папкада әгерҗелеләр күтәргән сораулар Казанга китә. Барысын да берьюлы хәл итү мөмкин эш түгел. Әмма партия десантының бүгенге  эшлекле сәфәре әгерҗелеләр өчен эзсез калмас дип ышандырам. Халык безгә ышанычын югалтмаска тиеш, – диде  Фәрит Мөхәммәтшин очрашу ахырында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International