Тирсәлеләр күпме акча югалткан

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган ел Тирсә авыл җирлегендә 250 кеше үзара салым акчасын тапшырмаган.  Һәр кешедән 200 сум җыелуын истә тотканда, бу – 50 мең сум дигән сүз. Моңа Хөкүмәтнең дүртәр сумын да өстәсәң, 250 мең сум килеп чыга.  Димәк, Тирсә җирлегендә 250 мең сумлык халык өчен файдалы эш башкарылмый калачак.

Ә менә җыелган үзара салым акчасы хисабына байтак кына проблемаларны чишүгә ирешкәннәр биредә. Гражданнар җыенында бу хакта авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров бәян итте.

–       Тирсәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл яңартылды, Наҗарда скважина бораулау өчен проект-смета документациясе төзелде. Тоба авылы эчендәге юл өлешчә ремонтланды, Мордывыйда суга анализ ясалды, – диде ул.

Ә калган акчаларны Тирсәнең Луговая, Дружба, Набережная урамнарын ремонтлауга, картайган агачларны кисүгә, Наҗарда скважина бораулауга тотарга планлаштыралар.

2016 елда җыелачак үзара салым акчасына да ниләр эшләнәчәген тәгаенләп куйганнар инде. 

–       Әлеге акча җирлек территориясен тәртиптә тотуга һәм яшелләндерүгә, юлларны тигезләүгә, чүп түгү урыннарын чистартуга, Вокзал урамындагы күпфатирлы йортларның ишегалларын тагын да уңайлырак итүгә, карт агачларны кисүгә, Тирсәдә Набережная урамыннан алып күпергә кадәр юлны төзекләндерүгә, зиратларны тәртиптә тотуга, су башнясын ремонтлауга, урамнарны яктыртуга, юл билгеләре һәм ясалма тигезсезлекләр булдыруга китәчәк, – диде Рафил Закиров. Уйлап карасаң, чыннан да, үзара салым акчасына үзебез өчен кирәкле, әнә, никадәр эш башкарырга була бит! 

–       Илдә икътисади вәзгыять никадәр катлаулы икәнлеген күреп торасыз. Проблемалар да көн дә туып кына тора. Ә үзара салым – әлеге мәсьәләләрне чишүне җиңеләйтү өчен Хөкүмәтебез тарафыннан уйлап табылган бик тә яхшы чара ул. Шуңа күрә бу акчаны ничек тә булса түләргә тырышырга кирәк, – диде Валерий Макаров халыкка мөрәҗәгать итеп.

–       Авыл халкы әлеге акчаларның нинди максатларда тотылуын үз күзләре белән күреп торырга тиеш. Шуңа күрә мәгълүмат тактасы булдырыгыз һәм анда күпме акча җыелуын, аларның кая китүен тиененә кадәр язып барыгыз, – дип тә өстәде район башлыгы. 

Тирсәдә үзара салым җыюга кагылышлы  референдум, Әгерҗедә һәм башка авыл җирлекләрендә кебек үк, 28 февральдә узачак. Халыкның референдумда актив катнашуын һәм үзара салым акчасын тиз арада бердәм булып тапшыруын телисе генә кала.  

Дания АБЗАЛИЕВА.            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International