Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыяте аягында нык басып тора

2016 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

Зур көндәшлек заманында яшәсәләр дә, күп кенә районнарда райполар ябылса да, Әгерҗедә дә, авылларда да район кулланучылар җәмгыяте кибетләре аякларында нык басып торалар әле.

–                   Нәкъ менә без, бигрәк тә авылларда, халыкны көндәлек кирәкле товар белән тәэмин итәргә тырышабыз. Кече авылларда сатудан кергән керем ташка үлчим булса да кибетләрне ябарга ашыкмыйбыз. Ә кибете булмаган авылларга атнага ике тапкыр автолавка йөртәбез. Без бүген халыкка үзебездә җитештерелгән 50гә якын свежий продукция тәкъдим итәбез, – диде уполномоченныйлар белән узган елга йомгак ясау җыелышында райпо идарәсе рәисе Рәфикъ Шәрәпов.

САННАР НИ  СӨЙЛИ? 2015 елда эшчәнлекләренең гомуми күләме 293 миллион сум тәшкил иткән. Ваклап сату челтәрләре аша товар әйләнеше 188 миллион 770 мең сум. Ул, 2014 елга караганда, 7 миллион 500 мең сумга кимрәк. Бер кибетнең айлык товар әйләнеше – 271 мең сум. Республикада бу күрсәткеч кимрәк – 255 мең сум. Районда җан башына 14 мең сумлык товар сатылган. Ә республикада – 23 мең сумлык.

ЕГАИС ӨЧЕН ӨЧ МИЛЛИОН СУМ. Райпо кибетләрендә ел саен алкоголь продукциясе сату кимү дә борчу тудыра. 47 миллион 512 мең сумлык аракы-шәраб сатылса да, бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 90 процент кына. Ә сәбәбе нидә соң? Балалар бакчалары, мәктәпләргә якын урнашкан биш кибеткә лицензия бирелмәгән. Тиздән алкоголь сатуда бердәм дәүләт автоматлаштырылган системага (ЕГАИС) күчү көтелә.

–                   ЕГАИС буенча терминаллар комплекты сатып алырга гына да 3 миллион сум акча кирәк булачак, – ди Рәфикъ Шәрәпов.

ИПИНЕҢ СЫЙФАТЫ ЯХШЫРАЧАК. “Иң тәмле ипи райпоныкы дип мактанып йөргән идек, күз тиде. Соңгы вакытта ипинең сыйфаты начарланды“ дигән сүзләр белән соңгы вакытта редакциягә шалтыраучылар ешайды. Ә менә җыелышта икмәк-азык комбинаты җитәкчесе Мөдәрис Ибраһимов:

–                   Ипинең сыйфаты яхшырачак. Көзен суккан свежий ашлыктан җитештерелгән оннан пешергәнгә күрә ипинең сыйфаты түбәнрәк булды, – диде.

Әлеге комбинат җитештергән товарга халык арасында сорау зур. Төсләре дә бик матур, тәме дә телне йотарлык мармелад, балачакны хәтерләтүче суыра торган карамель “әтәч“ләр, макарон, ысланган, тозланган балык, лимонадларны бик яратып алалар. Хәзер комбинат уңганнары прәннек җитештерә башлаганнар. Быел макарон һәм прәннекне “Красноборский“ җәмгыятендә җитештерү дә күздә тотыла.

ХӘЗЕРЛӘҮЛӘР КОНТОРАСЫ эшчәнлеге буенча күрсәткечләр соңгы елларда бер дә мактанырлык түгел. Әмма бу эшкә быел җиң сыганып тотынмакчылар. Ремонт эшенә “Татпотребсоюз“ җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов 500 мең сум күчерәчәкләрен әйтеп сөендерде.

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Район кулланучылар җәмгыятендә озак елларга сузылган намуслы хезмәтләре өчен “Татпотребсоюз“ның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Ирина Альбертовна ПЕТРОВА – “Икмәк-азык комбинаты“ җәмгыяте мастеры.

Фридә Рәмзи кызы ШАБАЛИНА – Тирсә ваклап сату предприятиесенең Биектау кибете сатучысы. 

Ә сез беләсезме?

Әгерҗедә – 8, авылларда 50 райпо кибете эшли.

Райпода 240 кеше хезмәт куя.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International