Салагыш җирлегендә яшь каләм осталарының унбишенче “Көмеш каләм“ фестивале узды.
Аның быелгы үзенчәлеге шунда иде: фестивальдә мөгаллимнәр дә көч сынашты. Алар тел белгечләре Мөхетдин Корбангалиев, Алмазия Нуриева, Җамал Вәҗиеваның хезмәтләренә багышланган чыгышлар ясадылар. Ә укучылар “Яшь хикәяче“, “Яшь шагыйрь“ “Яшь хәбәрче“ номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр.
Җиңүчеләр:
“Яшь хикәяче“
I – Галиева Руфинә (Тирсә)
II – Азалия Гыйльметдинова (1нче гимназия)
III – Диләрә Мусина (Кадыбаш)
“Яшь шагыйрь“
I – Илназ Баһаутдинов (Салагыш)
II – Таңсылу Арсланова (Кадыбаш)
III – Зәринә Хуҗина (Исәнбай)
“Яшь хәбәрче“
I – Каюм Шәймәрданов (1нче гимназия)
II – Илүзә Ямалиева (Исәнбай)
III – Гадел Сабирҗанов (Көчек)
Мөгаллимәләр:
I – Вәсилә Хәкимова (Иж-Бубый)
II – Луиза Нәбиуллина (Тирсә)
III – Венера Гыйззәтуллина (Салагыш)