Кырынды авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында авыл җирлегендә 2015 елда эшләнгәннәргә йомгак ясалды һәм 2016 елга планнар билгеләнде. Халыкны борчыган проблемалар да уртага салып сөйләшенде. Әлеге проблемаларның берсе – кырындылыларның юл буенда сәүдә итүләренә кагылышлы.
– Кичекмәстән Кырындыда кече базар булдырырга, халыкка сату өчен уңайлыклар тудырырга кирәк. Чөнки юл буенда сату, беренчедән, сәүдәгәрләрең үзләре өчен куркыныч, икенчедән, сату таләпләренә туры килми, – диде район башлыгы Валерий Макаров.
Халыкны борчыган проблемаларның тагын берсе – авылда сөт җыючы булмау.
– Бу проблеманы хәл итәрбез. Сөт җыюны йә Кичкетаң эшмәкәре Рәшит Таҗиевка, йә Әгерҗедән Ринас Гобәйдуллинга йөкләрбез, – диде район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Җыен күңелле нотада тәмамланды – озак еллар Кырынды авыл җирлеге Советында эшләп лаеклы ялга киткән Светлана Шәехованы матур юбилее белән котлап, бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырдылар.