“Көмеш каләм“ ел саен Салагышта узачак

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бик күпләрдә иҗат уты дөрләткән җырлы-моңлы Салагыш җире районыбыз каләм осталарын, әле иҗат дигән диңгездә яңа гына йөзә башлаган укучыларыбызны XV “Көмеш каләм“ фестиваленә җыйды.

СИНДӘ, БАРЫ СИНДӘ ГЕНӘ

2014 елда Салагышта узган “Көмеш каләм“ фестивале тәэсирләре әле һаман да күңелдә саклана иде. Бер еллык тәнәфестән соң әлеге мәктәп коллективы иҗат фестивален уздыру дилбегәсен тагын үз кулына алды. Басу-кырлар аклыкка төренгән юлдан автобус алга ыргыла. Балалар ак бәс чорнап алган бөдрә каеннарга, горур чыршыларга карап уйга калганнар. Иҗат диңгезендә йөзәләр алар! Сәйләннәрдәй шигъри юллар күңелгә килә, “Салагыш болыннары“ җыры искә төшә... Әнә шул матур уй-хыялларга бирелеп юлның озынлыгы да сизелми калган. Менә без якты, матур Салагыш мәктәбендә. Ишектән керүгә милли киемнәр кигән укучыларны күреп күңел тагын сөенеч белән тулды. Әнә, мөгаллимнәребез дә калфакларын киеп куйдылар. Бәйрәм бит бүген, иҗат бәйрәме!

Бай тарихлы музейда Салагышның данлы үткәнен, бай эз калдырган шәхесләрен барлаганнан соң, укучылар безне моң иленә дәштеләр. Чынлап та, кул сузымындагы керсәң адашырлык бай урманнар, елга-күлләр, искиткеч матур табигать илһам бирә дә инде салагышлыларга. Әнә, быел юбилейларын билгеләп үтүче якташларыбыз Юныс Әминов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Әнисә Кәримова, Эльс Гаделов, Гөлзада Әхтәмовага да бу җирлекләр илһам чыганагы булып торганнардыр.

–       Иҗат итү – укучыларыбызның яраткан шөгыле. Узган уку елында балалар иҗатын туплап “Салагыш энҗеләре“ җыентыгы чыгардык. Быел “Белем дөньясы“ дигән мәктәп газетасы нәшер итә башладык. Мәктәп тормышына, балалар иҗатына багышланган бу газетаны авылдашлар көтеп алалар. Бик тиз тарала һәм яратып укыла да ул. “Көмеш каләм“ булачак шагыйрь, язучы, үткен телле журналистларга юл яра. Ике укучыбыз – Рузалия Шакирова, Фирая Булатова журналистика факультеты студентлары. Аларга булачак һөнәрләрен сайларга “Көмеш каләм“ этәргеч бирде. Шуңа күрә без “Көмеш каләм“ район фестивале ел саен үткәрелсен иде дигән теләктә калабыз, – диде мәктәп директоры Айдар Хөснетдинов.

Аның бу теләген район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина һәм шагыйрьләребез дә күтәреп алдылар. Һәм әлеге иҗат бәйрәмен уздыру Салагыш мәктәбенә йөкләнде.

ХИКӘЯЧЕ, ШАГЫЙРЬ, ХӘБӘРЧЕЛӘР

Дөрес, “Көмеш каләм“ башланган 96нчы еллардагы кебек фестивальдә 50-60 бала юк хәзер. Әнә, быел анда барлыгы 30га якын яшь иҗатчы катнашты. Балаларның аз булуына “Нәфис сүз“ номинациясенең төшеп калуы да сәбәптер, мөгаен. Аннан соң авылларда бала саны ким, шәһәрнекеләр күбесе русча уйлый. Ә менә фестивальдә егетләрнең дә күп катнашуы күңелгә ниндидер рәхәтлек өстәде. “Яшь хикәяче“, “Яшь шагыйрь“, “Яшь хәбәрче“ номинацияләрендә егетләр-кызлар осталыкларын күрсәттеләр.

Быел Россиядә кино, Татарстанда Идел һәм Кама елгалары сулыкларын саклау еллары булгач хәбәрчеләргә шул темаларга язма әзерләү бурычы куелды. Шунысы сөенечле, “Ак чәчәкләр“ фильмы күпләр күңеленә үтеп кергән икән. Укучылар арасында әлеге теманы күтәрүчеләр дә булды. Шагыйрьләр туган як турында шигырь язсалар, хикәячеләр “кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың“ мәкаленә нигезләнеп хикәя иҗат итәргә тиешләр иде.

XV “Көмеш каләм“ фестивалендә мөгаллимәләр дә сыналдылар. Алар галим Мөхетдин Корбангалиев, татар теле дәреслекләре авторлары Алмазия Нуриева, Җамал Вәҗиева турында чыгышлар ясадылар.

СҮЗ – ҖИҢҮЧЕЛӘРГӘ

Каюм ШӘЙМӘРДАНОВ – “Яшь хәбәрче“ номинациясе җиңүчесе:

–       “Көмеш каләм“ фестивалендә моңа кадәр “Нәфис сүз“ номинациясендә катнаша идем. Быел үземне хәбәрче буларак сынап карыйсы килде. Безнең гаиләдә әбием Асия күз табибы булгангамы, әнием дә даруханәдә эшләгәнгәме мин “Ак чәчәкләр“ фильмын аеруча кызыксынып карадым. Һәр сериядән соң гаиләбез белән түгәрәк өстәл артында фикер алыштык. Әлбәттә, фикерләребез икегә бүленде. Әти-әни һәм апам белән минем фикерләр туры килмәде. Яшьләр бертөсле, тормыш фәлсәфәсен тирәннән аңлаган өлкәннәр икенче төрле уйлый шул. Татарстанда татар киносы төшерелүенә бик сөендем. “Ак чәчәкләр“ әсәрен укыдым да, фильмын да карадым. Язмам да нәкъ шул темага багышланды.

Илназ БАҺАУТДИНОВ – “Яшь шагыйрь“ номинациясе җиңүчесе:

–       Мин балалар бакчасына йөрмәдем. Әни эшкә киткәндә магнитофонны кабыза да татар халык әкиятләрен тыңларга куя иде. Мәктәпкә барганчы ук мин бик күп әкиятләрне яттан белә идем инде. Башлангыч сыйныфларда укыганда күңелдә шигъри юллар туа башлады. 2013 елда “Көмеш каләм“дә шигырь язу буенча беренчелекне алгач тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башладым. Китап күп укыйм мин. Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, рус, чит ил классиклары әсәрләрен бик яратам. Такташ шигырьләренә үлеп гашыйкмын.

Руфинә ГАЛИЕВА – “Яшь хикәяче“ номинациясе җиңүчесе:

–       “Көмеш каләм“ фестивалендә тәүге тапкыр катнашып беренче урын алдым. Туган як, табигать турында шигырьләрем дә бар, әмма күбрәк хикәяләр язарга яратам. Бүген дә туган ягын сагынып кайткан кызның чишмәгә килүе, әмма аннан бер йотым су эчә алмавы турында хикәя иҗат иттем. Чөнки чишмә суы явыз кешеләр тарафыннан агуланган булган... Гомумән, иҗат җимешләремне “Сабантуй“, “Яңарыш“ газеталары битләрендә күреп тагын да канатланам.

ҮЗ ГИМНЫБЫЗ БУЛСЫН ӘЛЕ

1996 елда татар теле укытучысы Гәүһәрия Шәймәрданова тәкъдиме белән районда беренче тапкыр уздырылган “Көмеш каләм“ фестивале унбишенче тапкыр узган икән, аңа ниндидер үзгәреш-яңалык кертү дә кирәктер. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина “Көмеш каләм“нең үз гимны булсын иде дигән тәкъдимен җиткерде. Хөрмәтле каләм осталары! “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы аша гимн сүзләренә бәйге игълан итәбез. Иң матур гимн сүзләрен жюри сайлап алачак һәм районыбыз композиторлары аңа көй иҗат итәчәк. Уналтынчы “Көмеш каләм“ фестивалендә әлеге гимнны яңгыратырбыз.

Республикада “Алтын каләм“ фестиваленә дә “Көмеш каләм“дә җиңгән бер укучыны җибәрү тәкъдиме белән чыктылар. Җиңүчеләрнең кайсы гына барса да, каләменең очлы һәм үткен булуын күрсәтер дигән өметебез зур. Әнә бит, Гәүһәрия апа да: “Сәләтле балага юлны ябарга ярамый, аны, киресенчә, үстеререгә кирәк“, – ди.

Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында яшь каләм осталары өчен “Иҗади гөлбакча“ сәхифәсе эшләп килә иде. Быел аны яңартырга уйладык. Һәр айда бер мәктәптән балаларның иҗат эшләрен бастырачакбыз.

Әнә, шулай матур уй-хыяллар белән таралыштык “Көмеш каләм“нән. Киләсе елга да Салагыш җирендә очрашырга язсын, иҗат сөючеләр!

Җиңүчеләр:

“ЯШЬ ХИКӘЯЧЕ“ номинациясе:

I – Руфинә Галиева (Тирсә);

II – Азалия Гыйльметдинова (1нче гимназия);

III – Диләрә Мусина (Кадыбаш).

“ЯШЬ ШАГЫЙРЬ“ номинациясе:

I – Илназ Баһаутдинов (Салагыш);

II – Таңсылу Арсланова (Кадыбаш);

III – Зәринә Хуҗина (Исәнбай).

“ЯШЬ ХӘБӘРЧЕ“ номинациясе:

I – Каюм Шәймәрданов (1нче гимназия);

II – Илүзә Ямалиева (Исәнбай);

III – Гадел Сабирҗанов (Көчек).

УКЫТУЧЫЛАР арасында:

I – Вәсилә Хәкимова (Иж-Бубый);

II – Луиза Нәбиуллина (Тирсә);

III – Венера Гыйззәтуллина (Салагыш).

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International