Кадыбаш мәдәният йорты һәм китапханәсе тарафыннан “Чигешләргә салган халкым , күңелендәге якты моңнарын...” дип исемләнгән ,авылыбыз осталарының кул эшләренә – чиккән сөлге, кулъяулыкларга багышланган кичә булды.Безнең татар хатын-кызлары чиккән сөлге өчен ир-егетләр Сабантуйларында бил алышкан ,малайлар аргамакларда чабышкан .Сөлге- символ , сөлге- татар хатын- кызының уңганлыгына һәйкәл.Бүген бик матур , затлы сөлгеләр әбиләребезнең сандык төбендә генә саклана .Әбиләр аларны кадерләп саклый .Ә сандык янына килеп аны ачкач , алар үзләренең яшьлек елларына әйләнеп кайткандай булалар.Кичә барышында әби сөлгесен үзенең оныгына – “кешеләргә йөз аклыгымны илт , сөмсере коелганнарның йөзләрен яктырт ,кадерле мирас итеп сакла” -,дип әманәт итеп калдырды. Ә оныклары матур итеп “Сөлге чигәм “ көенә биеп , сөлгеләр турында шигырьләр сөйләделәр .Татар кызлары кич утырып , җырлый – җырлый кулъяулыклар да чиккәннәр .Чит- читләре челтәрләнеп чигелгән кулъяулык-мәхәббәт символы , яшьлек ядкаре.Кичә барышында кызларыбыз кулъяулыклар белән дәртле биюләрен бүләк иттеләр .Әниле-кызлы Гөлназ һәм Айгөл Шарафиевалар “Бәхет дагасы” , “Ком сәгате “ җырлары белән тамашачыны сөендерделәр.Чиккән сөлге , кулъяулыклар –безнең тарихыбызның күркәм истәлеге .Без аларның бизәкләрен йөрәкләребезгә сеңдереп калыйк .Халкыбызның җәүһәрләре күзләребез аша безнең күңелләргә дә күчсен.