21 февральдә Кырындыда Ватанны саклаучылар көненә багышланган көрәш бәйгесе уздырыла.
Бәйгене уздыруга шушы авылда туып-үскән эшмәкәр Вилнур Галиев иганәчелек ярдәме күрсәтә. Районыбыз көрәшчеләрен, авыл җирлеге башлыкларын, гомумән, спорт сөючеләрне әлеге бәйгегә көтеп калалар.