Җиһангәрәевлар призына узган турнирда кырыктан артык шахматчы катнашты

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Казанда яшәүче бертуган Искәндәр, Марат, Булат ҖИҺАНГӘРӘЕВлар 80нче елларда мәктәп директоры булып эшләгән әтиләре Рөстәм ага истәлегенә өченче ел рәттән туган авыллары Иж-Бубыйда шахмат турниры уздырдылар.

КӨНДӘШЛӘР КӨЧЛЕ

Моңа кадәр турнирда Иж-Бубый җирлегендә яшәүче шахмат сөючеләр генә осталыкларын сынаганнар иде. Авылдашлары Раил Латыйпов, ике ел рәттән абсолют җиңүче булып, Җиһангәрәевлар әзерләгән төп приз белән бүләкләнде.

–       4 сыйныфта укыганда күршебездәге дустым Рәфикъ Хәмидуллин шахмат уйнарга өйрәткән иде, менә шуннан бу “чир“ йогып калды миңа. Районыбызда бик көчле шахматчылар бар, турнирлар күбрәк уздырылсын дип телим. Әнә, әле берничә ел элек кенә Актанышта шахмат уйнаучылар күп түгел иде. Район башлыгы Кубогына ярышлар оештыра башлагач, ничек тартылдылар. Актанышлылар хәтта республикада беренче хәзер. Ешрак җыелып, осталыгыбызны арттырсак без дә алардан ким уйнамас идек. Карагыз әле, балалар да ничек дәртләнеп уйныйлар бит, – диде Раил абый.

Җиһангәрәевлар быел бәйгене район күләмендә зурлап уздырырга ниятләгәннәр.

–       Үз казаныңда гына кайнап, әллә ни уңышка ирешеп булмый, – ди Булат (Ул – “Татар радиосы“ ди-джее).

Турнирга барлыгы 40ка якын шахматчы җыелган. Якын-тирә авыллардан гына түгел, Исәнбай, Кадыбашның яшь шахматчылары да үз осталыкларын күрсәтергә җыеналар.

–       Әтием шахмат уйнарга өйрәткән иде инде. Исәнбай мәктәбендә Әюп абый Хәкимов түгәрәк ачканнан соң атнага өч тапкыр шунда йөрибез. Хәзер өйдә иң оста шахматчы мин. Бу беренче зур бәйгем булса да, әллә ни каушамыйм, – диде Кадыбаш мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Раушан Закиров. 

Атна саен район Мәдәният сараенда шахмат уйнаучы ветеран тимерьюлчыларынң да кәефе шәп күренә. Асаф Әбсәләмов, Валерий Мухачев, Рамил Капиловның яшьләргә бирешергә исәпләре юк. Зурлар арасында Кече Пургадан бердәнбер хатын-кыз Ольга Ермакова да ярыш буласын ишетүгә юлга чыккан.

–       Беренче турда ук бик көчле көндәш эләкте, җиңелдем. Ә икенче турда миңа җиңәргә насыйп булды. Хәзер тагын да кәеф күтәрелде, – диде ул уен барышында.

Балалар арасында да бер генә кыз иде. Ул – Исәнбайдан республика бәйгеләрендә сыналган Эльза Хәкимова.

–       Көн саен өч сәгать шахмат уйныйм. Укуга бик ярдәм итә, башны эшләтә ул. Узган ел бу бәйгедә дүртенче урын алган идем, быел да сынатмаска исәп, – ди шахматчы кыз. 

Балачактан әтиләре үрнәгендә шахмат уйнарга өйрәнгән Марат һәм Булат Җиһангәрәевлар үзләре дә бу көнне осталыкларын күрсәттеләр.

ШАХМАТ – ИҢ ЯРАТКАН СПОРТ ТӨРЕ

Быел Рөстәм ага Җиһангәрәевның вафатына 20 ел тула. 50 яшендә вакытсыз арабыздан киткән авылдашларын хезмәттәшләре, туганнары әле хәзер дә “гадел, таләпчән, максатчан, бик тырыш, гаилә һәм бала җанлы иде“, дип искә алалар. Узган ел 70 еллыгы уңаеннан балалары, Казанда бөтен туганнарын чакырып, Коръән ашы уздырганнар.

–       Рөстәм спортны бик яратты. Шахмат, волейбол, чаңгы – иң яраткан спорт төрләре иде. Элек ел саен Тирсәдә уза торган спартакиаданы көтеп алып, команда туплап алып баралар иде, – дип искә ала хатыны Әлфия ханым.

Рөстәм әфәнде улларын да шахматка кечкенәдән тарткан.

–       Рөстәмнең эше тыгыз булса да, балаларыбыз өчен вакытын кызганмады. Башта Искәндәр белән Марат шахмат уйнаса, үсә төшкәч өчәүләп чиратлашып уйный башладылар. Малайлар арасында иң көчлесе Марат булды. Авылда Раил Латыйповтан соң чемпион булып та ул калды, – ди Әлфия ханым.

Ир урталары булсалар да, Җиһангәрәевлар хәзер дә “шахмат – иң яраткан спорт төре ул безнең өчен“, диләр.

–       Бер-беребезгә кунакка йөрешкәндә дә шахмат уйнамыйча калмыйбыз. Балаларыбызны да уенга тартабыз. Безнең арада иң көчлесе Марат абый. Аны беребез дә җиңә алмыйбыз, – ди Булат.

Бу көнне бәйгедә Марат өченче урын алды.

–       Турнирны район буенча уздырып дөрес эшләгәнбез. Бик көчле, оста шахматчылар бар икән туган төбәгебездә. Балаларның тырышып уйнауларын күреп тә сөендек. Алдагы елларда да әтиебез истәлегенә уздырачак ярышка шахматчы райондашларны көтеп калабыз, – диде Марат саубуллашканда.   

Бертуган Җиһангәрәевлар җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырдылар. Ә бәйгедә төшерелгән фотолар турнирга багышланган альбомда урын алачак.

 Җиңүчеләр:

Зурлар арасында:

I – Михаил Королев (Чекалда–Әгерҗе)

II – Асаф Әбсәләмов (Әгерҗе)

III – Марат Җиһангәрәев (Иж-Бубый–Әгерҗе)

Балалар арасында:

I – Артур Синцов (2нче мәктәп)

II-IV – Ярослав Федоров (2нче мәктәп), Илнур Хәкимов (Исәнбай), Рәшит Шурманов (3нче мәктәп).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International