Әгерҗедә “Ел укытучысы“ бәйгесендә өч мөгаллим, өч җитәкче катнашты

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Быелгы “Ел укытучысы“ бәйгесенең финалы шуның белән үзенчәлекле булды: анда өч ир-егет һәм өч хатын-кыз мөгаллим җиңү өчен җан аттылар. Аларның өчесе – җитәкчеләр: Салагыштан Айдар Хөснетдинов – директор, 2нче мәктәптән Наталья Мөфтәхетдинова һәм 4нче мәктәптән Ирина Камалова – директор урынбасарлары.

Чынлап та, әлеге укытучыларны коллективның “каймагы“ дияргә була. Остазы Галина Стрелова глобус бүләк иткәннән соң география фәненә гашыйк булган Наталья Мөфтәхетдинова менә хәзер инде күпме еллар укучыларда әлеге фәнгә мәхәббәт тәрбияли. Үзенең укучысы – Мәскәү дәүләт университетының география факультетына укырга кергән Никита Костенковка да ул глобус бүләк итү уе барлыгын әйтте. Әнә шулай, эстафета таягы буыннан-буынга күчә. Биманың физкультура укытучысы Виталий Семенов турында нинди генә җылы һәм рәхмәт сүзләре әйтсәң дә аз булыр. Аның укучылары – баскетбол, волейбол, чаңгы ярышларында районда һәрчак беренче. Аныкылар район данын республикада уңышлы яклыйлар.

–       Безнең балалар бишектән төшүгә чаңгыга басалар. Күп ярышларда гаиләләрне катнаштыру – спортка мәхәббәт уяту өчен менә дигән чара, – ди Виталий Семенов.

Ирина Камалова да эше, укучылары, коллективы белән горурлануын белдерде.

–       Теләсә нинди инновацион алым – ул минеке. Эзләнәм, эш тәҗрибәмне башкалар белән уртаклашам, курсларда, семинарларда чыгыш ясыйм. Укучыларым да сынатмый: имтиханнарда югары баллар җыялар, – ди Ирина Ирековна.

1нче гимназиядән Владимир Екимов мәктәпкә урау юллар аша килсә дә, үз һөнәрен яратуын яшермәде.

–       Баланы ышанып тапшырганнар икән, мин аны тәрбияләргә, физик яктан чыныктырырга тиеш, – ди ул.

Ә менә педагоглар династиясен дәвам итеп туган мәктәбендә эшләүче, инде җитәкчелек дилбегәсен үз кулына алган Айдар Хөснетдиновны директор буларак кына түгел, оста рәссам һәм менә дигән биюче буларак та беләләр.

Ә менә 3нче мәктәптә әле быелгы уку елында гына хезмәт юлын башлаган Кристина Коробейникованың барысы да алда. Әмма ул тынгысыз мәктәп тормышын, шаян укучыларын яратырга өлгергән инде.

Ачык дәрес күрсәткәннән соң иң күп лидерлыкны үз кулына алган Ирина Камалова визитка һәм мастер-класста да сынатмады. Ул жюри әгъзаларын эшлекле уенга тартты.

–       Дәрестә укучының игътибарын җәлеп итү өчен әллә нинди кызыклы алымнар кулланырга туры килә. Мәсәлән, мин аларны җәй көне гөмбә сатып акча эшләргә дә өйрәтәм хәтта, – диде ул.

Наталья Мөфтәхетдинованың да мастер-классы да кызыклы булды. Ул укучылар өчен төрле кызыклы тәҗрибәләр ясап күрсәтте. Шәмнән насос, шешедә йомырка, иләктә су, бик тиз генә күбек ясау һәм башка тәҗрибәләрне өй шартларында да ясап карарга була. Үз кулы белән ясаган тәҗрибә баланың хәтерендә озак вакыт саклана.  

Әнә шулай, осталыкларын да күрсәттеләр мөгаллимнәр, үз һөнәрләрен чын күңелдән яратуларын да исбатладылар. Әлбәттә, кәгазь боткасына күмелгән, һәр дәресенә  яңалык кертү өчен төннәр буе баш ваткан укытучыларның шундый бәйгеләргә әзерләнүләре һәм уңышлы чыгыш ясаулары соклану уята.

Районда “Ел укытучысы“ исеменә 4нче мәктәп укытучысы Ирина Камалова лаек булды. Ул Чаллыда зона этабында катнашачак. Икесе дә бертигез балл җыйган  Наталья Мөфтәхетдинова һәм Владимир Екимов бәйгенең призерлары булдылар.

врезка

1нче гимназиядән Владимир Екимов, 4нче мәктәптән Ирина Камалова, 2нче мәктәптән Наталья Мөфтәхетдинова, Салагыштан Айдар Хөснетдинов, Бимадан Виталий Саменов, 3нче мәктәптән Кристина Коробейникова “Ел укытучысы“ исеме өчен көч сынаштылар. 

Белешмә:

Район мәктәпләрендә барлыгы 416 укытучы белем бирә.

Шуларның 16сы “Ел укытучысы-2016“ бәйгесендә катнашырга теләк белдергән.

Икенче турга 11 мөгаллим узган.

Бәйгедә катнашучыларның 6сы өченче турда үзләрен сынадылар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International