Командирлар Әгерҗе егетләрен мактый

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Район хәрби комиссариатына якташ егетләребез хәрби хезмәтен үтүче бүлекчәләрдән хатлар еш килә. Бәйрәм уңаеннан аларның берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдык. 

Кырынды егете Евгений АРТЕМЬЕВ хәрби хезмәтен Новосибирскида уза.

“Солдат тормышына бик тиз ияләште. Укуда да сынатмый, физик яктан да чыныккан. Хезмәттәшләре, офицерлар белән уртак тел таба белә. Евгений хәрби хезмәт үтәргә тулысынча әзер“, дигән юллар бар комиссариатка юлланган характеристикада.

–       Женяның солдат тормышына бик тиз ияләшүе бер дә гаҗәп түгел. Ул армиягә киткәнче Чаллыда педагогика институтын тәмамлады, физик яктан да, рухи яктан да хезмәткә әзер иде. Солдат тормышы аңа бик ошый. Телефоннан парашюттан сикерүе турында бик тәэсирләнеп сөйли. Безгә хатлар язып тора, атнага бер тапкыр шалтырата, – ди әнисе Фәридә.  

Әнисе төпчек улының да әфганчы әтисе Сергей, армиядән кайткан абыйсы Алексей үрнәгендә хезмәтен намус белән үтәп кайтачагына шикләнми.

Исәнбайның көрәшче егете Әлмир ШӘРӘФИЕВ Екатеринбургка эләккән. 

“Хәрби бурычын үтәүгә бик намуслы карый. Төгәллек, тәртип ярата, бик тә хезмәт сөючән. Коралдан файдалану кагыйдәләрен камил белә, аның төзек булуын һәрчак күз уңында тота“, дип язылган командиры хатында.

–       26 февральдә улыбызның киткәненә 4 ай була. Үз теләге белән киткәнгәдер, бер дә зарланмый. Күрше частьта гына авылдашыбыз Ринас Әхмәдиев хезмәт итә. Аның белән бер ашханәгә йөриләр. Улыбыз белән көнаралаш телефоннан сөйләшәбез.  Әле менә күптән түгел Мәдәният йортына хаты килгән. “Егетләр, армия хезмәтеннән курыкмагыз. Монда барысы да әйбәт“, дип язган диделәр.  23 февраләдә солдат хатларына багышланган кичә булачак. Әлмиребезнең хатын да авылдашларга укыячаклар. Баштарак улым өчен борчылсам да, хәзер бераз тынычландым инде. Әфганчы ирем Әнвәр дә “барысы да яхшы булыр“, дип юатып тора. Ил-көннәребез тыныч булсын инде, берүк, – дип тели Әлмирнең әнисе Ләрисә ханым. 

Хәрби хезмәтен Свердлау өлкәсендә узучы Тирсә егете Артур ФӘСХИЕВның  характеристикасында: “Хәрби хезмәт уставын яхшы белә, командирларның таләпләрен җиренә җиткереп үти, дөрес карарлар кабул итә. Физик яктан чыныккан, рухи яктан тотнаклы. Җәмәгать тормышында актив катнаша“, дигән юллар бар.

–       Артур коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. Хәзерге вакытта кече сержант булырга укый. Хезмәтеннән һич тә зарланмый, тик бик сагына. Әтисе Газинур присяга кабул иткәндә барып кайтты. Һәрчак телефоннан шалтыратышып торабыз. Улыбызның: “Армия хезмәте мине үзгәртте, олыгайтты. Мин хәзер әти-әнинең, якыннарның, туган өйнең ничек кадерле булуын тагын да яхшырак аңлыйм“, – дип  әйтүе күңелдә горурлык хисләре уята, – ди Артурның әнисе Ирина.

Солдат улларыгыз белән һәрчак горурланырлык булсын иде, әти-әниләр! Ә якташ егетләребезгә туган йортларына, якыннары, сөйгәннәре янына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.       

Дания АБЗАЛИЕВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International