Исәнбай көрәшчеләре – волейболда да беренче

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә Исәнбайда ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды.

Бәйгедә дүрт команда җиңү өчен җан атты. Беренче урында – “Көрәшчеләр“ командасы. Ранис Хәбиров, Рузил Гобәйдуллин, Альмир Рамазанов, Рамил Саликов, Айнур Галимуллин, Илшат Хуҗин, районның иң көчле көрәшчеләре генә түгел, бик оста волейболчылар да әле. Икенче урында – югары сыйныфларда укучы мәктәп егетләре. Өченче урынны 7-8 сыйныфларда укучы яшүсмерләр алды. Ә “Ветераннар“ командасы – дүртенче урында.

Командаларның һәрберсенә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев һәм авылдашлары – “ЭнергоСервис–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Илфат Ямалиев премияләр тапшырдылар. 8 Мартта гүзәл затлар волейбол ярышында сыналачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International