Тирсәдән Алсу ханым Тимергазина 60 яшендә дә халык сәламәтлеге сагында тора

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Әнием Нәсимә һәрвакыт: “Кызым, медицина юлын сайлагансың икән, кешеләргә булдыра алганча ярдәм ит. Авыру, бигрәк тә авыл кешесе, сиңа соңгы чиктә килә, бервакытта да борып чыгарма“, – ди торган иде. Аның сүзләрен гомерем буе күңелемдә йөртеп, кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам“, – ди Тирсәдә яшәп, 60 яшендә дә халык сәламәтлеге сагында торучы Алсу ханым ТИМЕРГАЗИНА.

 

–       Безнең нәселдә табиблар юк.  Дус кызым Зинаның “әйдә, медицина училищесына барабыз“ дигән сүзе җитә калды, Чайковский медучилищесына киттек. Ул укуын ташлады, ә мин тәмамладым, – дип искә ала ул укырга кергән елларын.

Училищены тәмамлагач, яшь белгечне Иж-Бәйки авылына эшкә җибәрәләр. 

–       Ул елларда бу авылда фельдшер булып Рәкыя апа Тимербаева эшли иде. Бик тә белемле, үтә дә кешелекле Рәкыя апа мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте, – ди олы хөрмәт белән.

Берара Биектауда эшләгәннән соң, шушы авылның Ринат исемле егетенә кияүгә чыгып яшь гаилә Тирсәгә күченә. Менә шуннан бирле шәфкать иясенең тормыш юлы Тирсә белән бәйле.

–       Биредә вазифам ремонт-техника предприятиесе (РТП) хезмәткәрләренә медицина хезмәтү күрсәтүдән гыйбарәт булса да, ярдәм сорап килгән һәр кешегә киңәшләребезне бирә торан идек. Авылыбызның легендар фельдшеры Бибилә апа белән бик килешеп эшләдек, – ди Алсу апа.

Гиппократ анты биргән ак халат ияләренә хас булырга тиешле кешелеклелек, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар  аны гомере буе озата бара.

–       Гади генә авыл фельдшеры булса да, мин Алсу апаның тирән белемле булуына яши-яши ныграк инанам. Ярдәм сорап ничә тапкыр мөрәҗәгать иткәнем булды микән?!  Алсу апаның бервакытта да ялгышканын хәтерләмим, ул әйткән фаразлар һәрчак чынбарлыкка туры килә. Теге йә бу табибка барыгыз, шулай-шулай итегез дип җибәргәч тә тынычланмый, авыруның хәле белән аннан соң да кызыксынып тора. Аның алтынга тиң киңәшләре, дәвалау ысуллары шушы еллар эчендә күпме кешене аякка бастыргандыр да, ничәсенең гомерен саклап калгандыр инде?! – ди авылдашы Гөлсәрия ханым Мифтахова.

Хак сүзләр. Әни авырган чакта миңа да күп тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килде Алсу апага.              

–       Әни ашый алмый башлады, Алсу апа, нишлик? Коса, йомышын үтәү дә авырлашты, Алсу апа, нишлик?.. Шушы сорауларның барысына ул сабыр гына җавап бирә торды. Һәм әлеге киңәшләр әнинең авыртуын басарга бик тә ярдәм итте.

–       Әгәр авыруның хәлен бераз җиңеләйтә алганмын икән, миннән дә бәхетле кеше юк. Тик кайчак соңгы уколны салырга туры килә шул. Андый чакларда ничек өзгәләнгәнемне үзем генә беләм. Бигрәк тә гөрләтеп яшәгән чакта китеп барган яшьләр кызганыч, – ди Алсу апа.

Шушы яшендә дә бик күп укый ул, белемен арттыру өстендә эшли, һаман эзләнә. Яңа төр даруларның инструкциясен өйрәнә, дәвалау ысуллары белән таныша.

–       Хәзерге заман медицинасы элеккегедән аерыла. Дәвалау ысуллары да камилләшә бара. Шуңа заманнан артка калмаска тырышам инде, – дип фикер йөртә.

Тик дәвалау ысуллары үзгәрсә дә, шәфкать иясенең миссиясе шул ук: авыруга ярдәм итәргә, яшәүгә өметен өзмәскә, ничек тә булса гомерен озынайтырга.

–       Өйләре тулы кеше буламы, вакыты тыгыз чакмы – Алсу апаның һичкайчан “булмый“ дигәне юк. Өйләрендә телефон да тынып тормый аларның. Капкаларын төнлә шакучылар да күп. Инде үзе олыгаеп барганда да һич авырсынмыйча ярдәмгә ашыгуына нинди генә рәхмәтләр әйтик икән?! – ди Гөлсәрия ханым.

Шушы көннәрдә Алсу ханым 60 яшен тутыра. Шуның яртысыннан артыгы халык сәламәтлеге сагында үткән.

–       Мин Ходайдан үземә дә сәламәтлек сорыйм. Исән-сау булып, авылдашларыма ярдәм итәргә язсын иде әле, – ди Алсу апа.

Өзелеп сөюче кызың, киявең, оныкларың, улың, якыннарыңа гына түгел, син авыл халкына да бик кирәк, хөрмәтле шәфкать иясе. Шуңа, нәкъ җырдагыча, “исәнлек бирсен Ходай“.        

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International