Исәнбайның гүзәл затлары волейболда сыналды

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

23 февраль – ир-егетләр бәйрәмендә Исәнбай мәктәбендә волейбол уены бик кызыклы булган иде. 8 Мартта хатын-кызлар арасында ярыш уздырылачак дип кисәтеп куйдылар бәйгене оештыручылар.

Бәйрәм көнне волейболда “Яшьлек“, “Гайрәт“, “Әкәмәт“ командалары җиңү өчен җан атты. Һәр команда, берәр көндәшен тар-мар итеп, нәтиҗәдә, дуслык җиңде. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, тренерлар Рәшит Садыйков, Ленар Зәйнуллин гүзәл затларга грамоталар һәм премияләр тапшырдылар.

–       Егерме еллап волейбол уйнаган юк иде, бу ярышта янә мәктәп елларына, ярышларга йөргән вакытка әйләнеп кайткандай булдык. Волейбол кырында ешрак очрашырга сүз бирдек, – диде Ижаудан кайткан Ләйсирә Йосыпова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International