Чишмәдән ике яшьлек Яхъя Коръәннән тугыз сүрәне яттан белә

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Быелгы Коръән укучылар бәйгесе онытылмас мизгелләргә бай булды. Чишмәдән ике яшьлек Яхъяның Коръәннән 9 (!) сүрәне яттан белүен, шуларның дүртесен бәйгедә укып җиткерүен, биш яшьлек абыйсы Нуриманның 32 сүрәне хәтерендә саклавын, Әгерҗедән өч яшьлек Алиша Тарисованың чатнатып сүрәләр сөйләвенә ничек сокланмыйсың инде?!  

КИЕНҮ ӘДӘБЕ ДӘ МӨҺИМ

Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйгедә үзен сынап карарга теләүчеләрнең яше чикләнмәгән иде. Шуңадыр ике яшьтән алып 70 яшькә кадәрге балалар һәм өлкәннәр үз көчләрен сынадылар. Быел бәйгегә безнең районда яшәүчеләрне генә керттеләр. Югыйсә, узган ел катнашучыларның күпчелеге Ижаудан булып, призларны, нигездә, алар алып киткән иде. Бу аңлашыла да: әлеге балалар Удмуртия Диния нәзарәте каршында  эшләүче дини курсларга йөриләр. Бәйгедә Әгерҗе, Иж-Бубый, Тирсә, Чишмә, Исәнбай, Ямурзадан 50гә якын яшь дин кардәшебез катнашты. Аларга бәя түбәндәге таләпләрдән чыгып куелды: Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп уку, аңлаешлы, тыныч итеп, макәм белән яттан сөйләү, үз-үзеңне әдәпле итеп тоту,  яттан белгән сүрәләр санын әйтү. Жюри әгъзалары бәйгечеләрнең мөселман әдәбе буенча киенүенә дә игътибар иттеләр. Ә жюрига килгәндә, алар арасында Ижау үзәк мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Гатауллин, Ижау җәмигъ мәчетенең Коръән һәм тәҗвид мөгаллиме Нурфис хәзрәт һәм башкалар бар иде.

 

БӘЙГЕГӘ – ИҢ-ИҢНӘРНЕ

Бәйге башланганчы, катнашучылар белән аралашып алдык. Әнә, Иж-Бубый кызлары Диана Зәйнетдинова, Алия Бәхтиева, Алия Чураева, Алинә Шәйдуллина имам-хатиблары Котдус хәзрәт җитәкчелегендә мәдрәсәгә беренчеләрдән булып килеп җиткәннәр

–       Башта бәйгене үзебездә уздырдык. 12 бала катнашты, иң-иңнәрен монда алып килдек, – ди Котдус хәзрәт.

–       Без бәйгедә беренче тапкыр гына катнашмыйбыз инде. Каушамыйбыз. Белгән сүрәләрне рәхәтләнеп сөйләячәкбез, – диләр Иж-Бубый кызлары.

Ул арада  башка бәйгечеләр дә җыела башлады. Исәнбайдан мөгаллимә Наилә ханым Шәйдуллина сигез укучысын алып килгән. Чишмәдән гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Энҗе–Абдулла Корбановлар ике яшьлек уллары Яхъяны, биш яшьлек Нуриманны, хәтта тугыз айлык оныклары Асияне алып килгәннәр. 

–       Оныгыбыз да кечкенәдән дини мохиттә үсәргә тиеш, – диләр.

Бәйгедә катнашучыларга район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт фатыйха биргәннән соң, узган ел бәйгедә җиңгән Чишмә малае Нуриман Корбанов моңлы итеп Коръәннән сүрә укыды.

Аннан аерым бүлмәләрдә малайлар-кызлар арасында төрле яшь төркемнәрендә бәйге башланып китте. Мәдрәсә моңлы Коръән авазларына күмелде...

ҖИҢҮЧЕЛӘР

Җыйган баллары нигезендә малайлар һәм кызлар арасында төрле яшь төркемнәрендә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

7 яшькә кадәр:  Нуриман КОРБАНОВ (Чишмә), Кәримә

 ЛАТЫЙПОВА (Чишмә);

8-11 яшьлекләр: Фәрхәд СӘХИПОВ (Ямурза), Кристина ЩУКИНА (Исәнбай);

12-16 яшьлекләр: Абделмәлик КОРБАНОВ (Чишмә), Камилла ГАГИЛАВА (Чишмә).

Өлкәннәр арасында иң күп баллны Исәнбай имам-хатибы Сәетҗан хәзрәт ШӘРИПОВ җыйды.

–       Бәйгегә барыгыз да тырышып әзерләнгәнсез. Рәхмәт. Шулай да теләгебез бар: киләсе елда узачак бәйгегә яттан белгән сүрәләрегезнең исемлеген язып алып килсәгез иде. Шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнүгә дә зуррак игътибар бирергә кирәк, – диде жюри әгъзасы, “Нур“ мәдрәсәсе мөгаллимәсе Гүзәлия ханым Ханнанова.

БҮЛӘКЛӘҮЛӘР

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, кыйммәтле призларны 1нче урыннан алып 6нчы урынга кадәр алучыларга тапшырдылар. Ә бүләкләрне алуда һәм, гомумән, бәйгене уздыруда район мөхтәсибәте, Ямурза эшмәкәрләре Сәхиповлар матди ярдәм күрсәтте. Бәйгедә катнашкан һәр балага дини китаплар, татлы бүләкләр таратылды. “Нур“ мәчете имам-хатибы Рамазан хәзрәт ишегалдында казанда бик тәмле итеп итле шулпа пешерде. Бәйгегә килүчеләрне мәчеткә йөрүче ханымнар тырышлыгы белән корылган мул табын артына чакырып та зурладылар. Шулай итеп, бәйге дини бәйрәмгә әверелде. Ә бу – иң мөһиме. Мондый бәйгеләр алдагыларына тагын да тырышыбрак әзерләнү, белемеңне күрсәтү өчен менә дигән бер форсат бит ул. Быел катнашкан баланың алдагы елда да бирегә киләчәгенә ышаныч зур. Динебезнең асылында да сафыбызга күбрәк кардәшләребезне җәлеп итү ята бит.

Дания АБЗАЛИЕВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International