Әгерҗе районында мәдәният учаклары дөрлиме?

2016 елның 25 марты, җомга

Гөлнара АБЗАЛОВА,  Тоба авылы:

– Тобага килен булып төшкәч, 25 ел клубта эшләгән идем. Авылыбыз кечкенә, яшьләр булмаса да, бәйрәмнәрне өлкәннәребез белән бик матур итеп үткәрә идек. Әбиләр бәйрәм җиткәнне көтеп кенә торалар, матур киемнәрен киеп, урам тутырып клубка киләләр, концерттан соң бергә гөрләшеп чәйләр эчә идек. Болар барысы да сагынып сөйләргә генә калды. Тоба клубының ябылуына 13 ел инде. Шуннан бирле бернинди концерт, бәйрәм күргәнебез юк. Элек Тирсә Сабан туеннан соң икенче көнне бөтен тирә-юнь авыллардан җыелышып Иж буена – Тоба Сабантуена агылалар иде. Шунысына аптырыйм, хәтта чит илләрдә дә  татарның шул иң олы бәйрәмен зурлап уздыралар. Ә чеп-чи кече татар авылында яшәүчеләр Сабан туеның ни икәнен онытып баралар. Әнә, Тирсә Сабан туена килегез, диярләр кайберәүләр. Әмма 75-80 яшьлек өлкәннәрнең үз авылындагы бәйрәмгә чыгып, каладан кайткан кунакларны да күрәсе, аралашасы килә бит.  

Безнең Тобада авылдашлар, кунаклар белән очрашып хәл белешү, яңалыклар белән уртаклашу өчен кибет тә, медпункт та, мәчет тә, клуб та юк. Әле ярый, күчмә кибет килә, шуның кебек күчмә клуб та оештырып, анда Тирсә мәдәният хезмәткәрләре сәхнә осталарын алып килеп, авылыбызның өлкәннәре өчен бер сәгатьлек концерт булса да куя алырлар иде...  

 

Гөлнур КРАСИЛЬНИКОВА,  Биектау авылы:

– Авылыбызда клуб мөдире булып Гөлшат Мөфтиева эшли башлагач, мәдәни тормыш  җанланып киткән иде. Тик ул декрет ялына киткәч, тагын “сүнде“. Югыйсә, безнең авылда да сәхнәне яратучылар, концертларда, төрле чараларда актив катнашучылар күп. Әнә, күптән түгел генә сәхнә ветераны Гүзәл апа Гәрәева тәкъдиме белән 8 Март бәйрәмендә “Ягез әле, кызлар!“ бәйгесе оештырылгач та  бик теләп катнаштык. Оештыручы гына булсын, башка авылдашларыбыз да читтә калмас иде. Гомерләре буе сәхнәдән төшмәгән өлкән апаларыбыз да бар безнең. Тик клуб мөдире булмагач, башлап йөрүче юк шул. Ничек кенә булмасын,  берәр чара оештыра башласаң, аның сценарие да, акчасы да кирәк бит. Безгә әлегә башка авылларда  төрле чаралар уздырылуына көнләшеп карыйсы гына кала. “Әгерҗе хәбәрләре“ндә башка авылларда мәдәни чараларның гөрләп узуы хакында укыйбыз да, “их“ дип уфтанып куябыз.  

Клуб мөдире булмауның тагын бер “минус“ы бар:  студент ул-кызларыбыз ялга кайткач, кая барырга белми аптырап йөриләр. Клуб ишегендә  – йозак. Югыйсә, клуб аларның очрашу, аралашу урыны булып тора иде. Озын салкын кышкы кичләрдә дә урамда йөрергә йә берәрсенә кереп утырырга мәҗбүр булдылар. 

Теләгебез бер генә: авылыбыздагы мәдәни учакның уты тизрәк кабынсын иде. 

Ә яңа клуб кирәклеге турында без әйтеп арыдык инде. Башка авыллардагы яңа, якты, матур клублардан соң безнең тузган, җиргә сеңгән, нурсыз клубка килеп керү ... куркыныч хәтта. 

 

Люция МӨХӘММӘТШИНА, Үтәгән авылы: 

– Клуб мөдиребез Рәмзилә Габдрахманова карамагында зур бер бина: ул – анда җитәкче дә, җыештыручы да, җәен клуб территориясендә чәчәкләр үстерүче дә. Берүзенә мең төрле эш булса да, ник бер зарлансын?! Бәйрәм-кичәләрне залдан тамаша кылу күңелле булса да, аның ничек мәшәкатьле икәнен, сәхнә арты тормышын Рәмзилә үзе генә беләдер. Ул авылдашларның да сәләтен ачу серләрен белә, аларны халыкка чыгара. Мәктәп укучыларын да, кунакка кайткан студентларны да сәхнәгә тарта белә. Рәмзиләбезнең теләге дә бар, оештыру сәләте дә бик көчле. Бер генә бәйрәмне дә билгеләп үтми, концерт-тамаша куймый уздырып җибәргәне юк. Әниләр көнендә әбиләр белән әниләрне ярыштырса, 23 февральгә ир-егетләргә бик шәп концерт бүләк иттеләр. Ә 8 Мартка авылыбыз үзешчәннәре спектакль белән сөендерделәр. Әле узган атнада “Нәүрүз“ бәйрәмендә дә күңел ачтык. Урам концертларын да оештырганы бар Рәмзиләнең. Нинди эшкә алынса, барысын да булдыра. Иҗат уңышлары телим Рәмзиләгә, аны Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International