Варкләд Бодьядан Дарья түти кунаклар кабул итте

2016 елның 25 марты, җомга

Татарстанда игълан ителгән “Безнең кадерле ветеран“ акциясе барышында Алабуга Картлар интернат-йортындагы якташыбыз Варкләд-Бодьяда гомер иткән 89 яшьлек тыл ветераны Дарья түти АЛЕКСАНДРОВАның хәлен белеп кайттык.

 

Иң яраткан өч әбинең берсе ул

Дарья түтинең туган авылындагы танылган  “Инвис“ удмурт фольклоры ансамбле ишектә күренү белән Картлар йорты хезмәткәрләре җырчы кызларыбызны кочак җәеп каршы алдылар. Алар биредә үз кеше икән. Әле ноябрь аенда гына интернаттагы өлкәннәргә концерт куеп киткәннәр. “Инвис“ кызлары Дарья түти янына еш килеп торгач, биредә яшәүче башка әбиләрне дә исемләп беләләр инде. Картлыкларын туган йортларыннан читтә үткәрүче әбиләр аларны бу юлы да якын туганнары кебек каршы алдылар, кочаклаштылар, елашып та алдылар.

Артистларыбыз чыгыш ясарга әзерләнгән арада социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Еремина белән якташыбыз яшәгән бүлмәгә юнәлдек. Безне озата баручы Картлар йорты хезмәткәре Светлана Исмәгыйлева:

– Беләсезме, барлык хезмәткәрләребезнең дә аеруча яраткан өч әбисе бар. Берсе – мари,

 икенчесе – урыс, өченчесе – якташыгыз, удмурт әбисе. Дарья түти шундый тыныч, сабыр холыклы, безгә бернинди мәшәкать тудырмаска тырыша, гел рәхмәт укып кына тора. Бик яратабыз Дарья түтине. Безнең интернатта 11 тыл ветераны яши. Берсенең дә хәлен шулай белешеп, килеп торучы юк. Сез, әгерҗелеләр, молодцы, якташыгызны онытмыйсыз. Дарья түти шуңа бик тә сөенә, – диде.

Без дә интернат хезмәткәрләренә рәхмәтле. Алар якташыбызга туган телендә аралашу мөмкинлеге тудырганнар. Алабуга педагогика институтында бер удмурт студентын эзләп тапканнар һәм ул Дарья түтине шефлыкка алган. Удмурт кызы, атна саен аның янына килеп, рәхәтләнеп туган телләрендә сөйләшеп утыралар икән.

–       Милләттәше белән аралашканнан соң әбиебезнең кәефе күтәрелеп китә, удмурт кызының килгәнен көтеп кенә тора, – диде биредә эшләүче якташыбыз Альбина Батыркаева.

ДАРЬЯ ТҮТИГӘ СЮРПРИЗ

Дарья түтигә безнең килүебез турында алдан хәбәр итмәгәннәр иде. 

–       2014 елда аны туган авылына алып кайткач та бик озак тынычлана алмады, елады, кан басымы күтәрелде. Сез киләсен әйтми тордык. Сюрприз булсын әле, – диде Светлана.

Менә без – Дарья түти бүлмәсендә. Биредә ике әби генә яши, чиста, гөлләр, матур картиналар, якты төсле обойлар.

Якташыбызга Әгерҗедән икәнлегебезне әйтү белән ул елмаеп җибәрде. Ольга Николаевна аңа күчтәнәчләр тапшырды. Дарья түтинең туган авылындагы апасы Екатерина Ивановнадан (бирегә килергә аның сәламәтлеге юк) сәламнәр, үзе бәйләгән йон оекбашлар тапшырды. Дарья түтине залда тагын да бер сюрприз – авылдашлары көтүен әйткәч, ул тагын да сөенде. Коляскада гына хәрәкәтләнүче якташыбызны залга алып киттек.

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Дарья түти өчен видеосюжет әзерләгәннәр иде. Экранда туганнары, авылдашлары күренгәч, аларның сәламнәре яңгырагач, әбиебезнең күңеле тагын да тулды. Картлар йортында яшәүчеләр Әгерҗе артистларының һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Оксана Михайлова, Наил Таҗиев башкаруындагы җырлар, биюләр һәм, әлбәттә, “Инвис“ ансамбле  чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Өлкәннәр хәтта алар белән биюгә дә чыктылар.

–       Күптән инде мондый матур концерт күргән юк иде. Дарья түтинең якташларына мең рәхмәт, – диде Картлар йортында яшәүче бер әби.

Очрашулар насыйп булсын

Концерттан соң Дарья түти белән чәй эчеп, гөрләшеп утырдык. Ул авылдашлары белән рәхәтләнеп удмурт телендә сөйләште. Кайбер удмурт җырларына үзе дә кушылды, күз яшьләре дә булды, әлбәттә. Саубуллашканда интернат хезмәткәрләре Дарья түтине җәен тагын туган якларына алып кайтырга вәгъдә бирделәр. Якташыбызга Ходай сәламәтлеген, гомерен бирсен дә, туган Варкләд-Бодьясында очрашырга язсын.

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International