Ике Рәсүл - Тугызбуй батыры

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Кадыбаш һәм Исәнбай көрәшчеләре Рәсүл Габидуллин һәм Рәсүл Садыйков Тугызбуй батырлары булдылар.

Кадыбаш мәктәбендә дүртенче ел рәттән уздырылган бәйгедә 45 яшүсмер келәмдә үз көчен сынады.

Әле 1 сыйныфта гына укучы кеп-кечкенә буйлы малайларның кулларына сөлге тотып җитди кыяфәттә келәмгә чыгарга әзерләнүләрен карап тору – үзе бер кызык. Максим һәм Әлмир Әбделмәновлар, Никита Камарицкий 20 килога кадәр үлчәү авырлыгында беренче тапкыр гына бил алышсалар да, үзләрен чын егетләрчә тоталар. Җиңелгәч, гарьләнү дә юк. Көндәшеңә кулыңны бирәсең, кочаклап аласың да матур гына урыныңа барып утырып янә көрәш мизгелләрен күзәтә башлыйсың.

–                       Моннан берничә ел элек Исәнбайдан Рәшит абый Садыйков безгә килеп көрәш секциясе ачып җибәреп, келәм серләренә яңа гына өйрәнә башлаганда бәйгеләргә баргач Исәнбай малайларыннан куркып та кала идек. Хәзер инде бернинди курку хисе дә юк, – ди Кадыбаштан Айдар Закиров.

Чынлап та, Кадыбаш көрәшчеләре булдырдылар. Аларның 23 яшь көрәшчесе – призлы урында. Әнә, 60 килога кадәр үлчәүдә Айдар Закиров, аның яшьтәшләре Вилдан Җәлилов, Тимур Арсланов пьедесталда ничек горурланып басып торалар.

Яшь көрәшчеләр быел бәйгеләрнең сирәк уздырылуына канәгатьсезлекләрен дә белдерделәр.

–                       Башка елларны ай саен ярыш уздырыла иде. Быел нибары ике генә бәйге булды. Монысын бигрәк тә көтеп алдык. Авыл башлыклары Илфат Рамазанов, Фәнил Сираев, авылдашыбыз Илфат абый Ямалиев, тренерыбыз Рәшит абый Садыйков каршында бер дә сер бирәсе килми. Алар безне үсендереп торганда ничек сынатасың инде, – ди Рушан Хәбиров.

Ул да, авылдашы Сәгадәт Җәмилев та 65 килога кадәр үлчәү авырлыгында призлы урын яуладылар.

Бәйгедә ике абсолют батыр билгеләнде. Кечкенәләр арасында Исәнбайдан Рәсүл Габидуллин, зурлардан Кадыбаштан Рәсүл Садыйков “Тугызбуй батыры“ исеменә лаек булдылар. Рәсүл Садыйков икенче ел рәттән шушы исемне яулады инде.

–       Әлбәттә, җиңү җиңел бирелмәде. Бигрәк тә абсолют батыр өчен көрәш кызу булды. Денис Әминов, Рушан, Айдар – барыбыз да җиңү өчен тырыштык, – ди Рәсүл.

Ике батырга да “Энергосервис–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Илфат Ямалиев акчалата бүләк тапшырды. Ә җиңүчеләргә медальләр, Кубок һәм Грамоталар алырга “Әгерҗе ит комбинаты“ директоры Михаил Батанов ярдәм итте. 

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

I урын алучылар

Кадыбаштан Нияз Муллахмәтов, Нияз Закиров, Илсаф Дәүләтшин, Илсаф Фәрхетдинов, Айдар Закиров, Рәсүл Садыйков.

Исәнбайдан Максим Әбделмәнов, Булат Хуҗин, Руслан Идрисов, Илнар Ганиев, Рәсүл Габидуллин, Айрат Сәйфетдинов, Рушан Хәбиров.

20 килога кадәр

I – Әбделмәнов Максим (Исәнбай)

II – Әбделмәнов Әлмир (Исәнбай)

III – Камарицкий Никита (Кадыбаш)

25 килога кадәр

I – Хуҗин Булат (Исәнбай)

II – Камарицкий Даниил (Кадыбаш)

29 килога кадәр

I – Идрисов Руслан (Исәнбай)

II – Шакиров Динар (Кадыбаш)

III – Рамазанов Айназ (Кадыбаш)

32 килога кадәр

I – Муллахмәтов Нияз (Кадыбаш)

II – Муллахмәтов Булат (Кадыбаш)

36 килога кадәр

I – Закиров Нияз (Кадыбаш)

II – Капронов Риналь (Кадыбаш)

III – Мозаффаров Алмаз (Исәнбай)

40 килога кадәр

I – Ганиев Илнар (Исәнбай)

II – Тулбаев Илдан (Кадыбаш)

III – Каюмов Марат (Кадыбаш)

43 килога кадәр

I – Дәүләтшин Илсаф (Кадыбаш)

II – Ибраһимов Айназ (Кадыбаш)

46 килога кадәр

I – Габидуллин Рәсүл (Исәнбай)

II – Мусин Айназ (Кадыбаш)

III – Нәҗметдинов Денис (Исәнбай)

50 килога кадәр

I – Фәрхетдинов Илсаф (Исәнбай)

II – Сибатов Әлфис (Кадыбаш)

III – Әхмәдиев Илсаф (Исәнбай)

55 килога кадәр

I – Сәйфетдинов Айрат (Исәнбай)

II – Закиров Закир (Кадыбаш)

III – Шәйхетдинов Алмаз (Кадыбаш)

60 килога кадәр

I – Закиров Айдар (Кадыбаш)

II – Җәлилов Вилдан (Кадыбаш)

III – Арсланов Тимур (Кадыбаш)

65 килога кадәр

I – Хәбиров Рушан (Исәнбай)

II – Җәмилев Сәгадәт (Исәнбай)

65 килодан югары

I – Садыйков Рәсүл (Кадыбаш)

II – Әминев Денис (Кадыбаш)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International