Шаршады авылы китапханәсендә ГабдуллаТукайның 130 яшьлек юбилеена багышланган “Тукай шигырьләре яхшылыкка,матурлыкка өнди” дип исемләнгән шигырь конкурсы узды. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Жюри иң-иң яхшы сөйләгән укучыларга урыннар билгеләде. ”Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән күргәзмә дә ясалган иде. Бәйрәм бик күңелле узды.