Кадыбаш авыл җирлегендә БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 71 еллыгын бәйрәм итү

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Без халкыбызның иң якты, олы бәйрәмен БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 71 еллыгын бәйрәм иттек. Бу бәйрәм һәр гаилә , һәр кеше өчен аеруча кадерле, изге бәйрәм.

Сугыш еллары еракта калды, ләкин сугыш үзе, кешеләрнең үлемсез хәтере аша безне кабат- кабат михнәтле һәм шул ук вакыттта бөтен халык батырлыгының героик көннәренә алып кайта.

Сугыш елларның дәһшәтле өермәсен кичергән мөхтәрәм ветераннарыбызны без һәрвакыт истә тотарга, алар турында һәрчак кайгыртырга, аларга олыгайган көннәрендә кадер – хөрмәт күрсәтергә тиешбез.

   Хөрмәтле сугыш ветераннарын һәм тыл каһарманнарын, Афган һәм Чечен сугышында катнашучыларны, сугыш ятимнәрен котлап азык-төлек җыелмалары тапшырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International