“Әҗер“ китабы дәвамлы булачак

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасе Әлфирә ханым Низамованың авылдашларына багышланган “Әҗер“ исемле китабы дөнья күрүен хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә Исәнбай Мәдәният йортында әлеге китапны тәкъдим итү кичәче узды. Кичәдә Әлфирә ханымның каләмдәш дуслары катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, башка кунаклар авторга иң матур теләкләрен җиткерделәр. Чараны Әлфирә Низамова сүзләренә язылган җырлар бизәде. Аларны авыл үзешчәннәре башкарды.

Әлеге китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәтүче – шушы авылда туып  үскән якташлары, “Татарстан күперләре“ ширкәте директоры Ринат Мухъянов. Кичәдә аның туганнары катнашты. Әлфирә ханым китапның дәвамлы булачагын әйтеп сөендерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International