Тирсәнең чыгарылыш сыйныф укучылары илебез өчен бик тә кирәкле белгечләр булырга хыялланалар

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Алмагачлар, шомыртлар шау чәчәккә күмелгән 25 май календарьда бәйрәм көн саналмаса да, мәктәп тәмамлаучыларга гына түгел, барыбыз өчен дә истәлекле көн ул. Әнә, ак алъяпкычлар кигән, чәчләренә ак бантлар таккан гүзәл кызлар, ыспай егетләрне күргәч, үзең дә мәктәп елларына кайткандай буласың. Истә, һаман да истә ул һәрберегезнең Соңгы кыңгырау бәйрәме...

Бу атнада районыбыздагы 149 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Безнең белән чор чыгарылыш сыйныфлары чагыштырганда, район буенча бик аз инде бу. Чагыштыру өчен: 1974 елда Тирсә сигезьеллык мәктәбен 32 бала тәмамладык. Ә быел исә унберенчедә нибары тугыз гына укучы белем алган.

– Авыл мәктәпләре чыгарылыш укучылары арасында булган иң күп уку йорты әле ул. Калганнарында 3-5 укучы гына тәмамлый, – ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

– Тугызга кадәр алар ике сыйныф иде. Бердәм дәүләт имтиханы куркыта шул хәзер күпләрне. Яхшы укыган, БДИны уңышлы бирүенә ышанган укучыларыбыз гына калды. Укучыларыма ничектер, миңа бигрәк тә ямансу, сагышлы бу бәйрәм. Яңа уку елын ничек дип аларсыз башлармын борчылам. Тугызы да үз балам кебек иде бит. Менә хәзер аларга карыйм да күңелем тула, – ди унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Ләйсәния Мусина.

– И-и, Ләйсәния Зәкиевна кебек безнең сыйныф җитәкчесе юктыр Ул... укытучы гына түгел, иң якын өлкән дустыбыз да бит. Әниләргә дә сөйләмәгән серләребезне дә ул гына белде. Аның белән теләсә ниди темага ачылып сөйләшеп утырып була. Ачуын чыгарган, тыңламаган чакларыбыз да булгандыр инде. Зинһар, гафу инде итсен апабыз...

Болар – Сабина, Илһамия, Гүзәл, Айзилә, Ольга, Гөлиянең бер-берсен бүлдереп Ләйсәния апалары турында чын йөрәктән сөйләгән сүзләре. Сыйныфташлары Әлмир, Илмир, Рөстәм дә чын егетләрчә тыйнак кына кызларның сүзләрен җөпләп торалар.

Мәктәп тәмамлаучыларны котларга, олы имтиханнар, зур тормыш юлына чыгар алдыннан хәер-фатиха бирергә, әнә, күпме кунаклар, ата-аналар, җыелган авылдашлары. Мәктәп директоры Гөлфия Гобәйдуллина:

– 11 ел белем-тәрбия буе биргән укучыларыбызны олы юлга озату шатлыклы да, авыр да. Күз алдыбызда, әнә, ничек үсеп җиттегез! Сез мәктәптән чыгып тормышыгыз киткәч тә, уңышларыгыз белән гел кызыксынып яшәрбез. Һәрберегез белән “Ул бит – безнең укучыбыз!“ горурланырлык булсын дип, – дигән наказ бирде.

Район башлыгы Валерий Макаров:

– Әгерҗе районына яшь белгечләр бик тә кирәк. Югары уку йортларына кереп, дипломлы белгечләр булып туган якларга кайтуыгызны көтәбез. Туган Әгерҗегезнең патриотлары булыгыз! – дип мөрәҗәгать итте.

Һөнәр Ә сайлауга килгәндә, Тирсә мәктәбе егет-кызлары районыбыз бик тә булу өчен кирәкле белгечләр турында хыялланалар. Спортчы Көчле, өлкәннәрчә шундый җитди Илмир Латыйповны киләчәктә нәкъ менә эчке эшләр системасында күрәсе килә. Илһамия Нәбиуллина хәтта төшендә булуын күрә дә патологоанатом. Әлмир Әхмәтшин – юрист, Сабина Гобәйдуллина, Мурзаянов Рөстәм – техник вуз, Гөлия Сәлимгәрәева укытучы булу турында хыялланалар. Ә менә Айзилә Сөләйманова белән Ольга Корневаның язмышы билгеләнгән инде. Максатчан юллама Алар белән, ягьни 15 мең сум стипендия алып, КФУның Алабугадагы институтында укыячаклар. Укытучы дипломы алгач, Әгерҗе районына эшкә кайтуларын көтәбез. Гүзәл Сәттахиева, гомумән, Мәскәүгә белән үк китү хыялы яна. Матур хыялларыгыз, берүк, тормышка ашсын, яшь дуслар!

Соңгы кыңгырау бәйрәме матур мизгелләргә бай булды. Егет-кызлар мәктәп елларының һәр баскычын искә төшереп, балачак биюләрен дә бик башкардылар оста, күңелләрне җилкендереп вальс та биеделәр. Укытучылары Беренче һәм әти-әниләренең наказлары да яңгырады. Мәктәпнең яшь иң хуҗалары – сыйныф абый-апаларына укучылары беренче белем символы булган глобуслар бүләк иткәндә “Без сездән ким булмабыз, сез калдырган традицияләрне лаеклы дәвам итәрбез“ дип сүз бирделәр.

Елларының Мәктәп тәмамлануын белдереп, мәйданда соңгы кыңгырау чыңлады, изге теләкләр белән һавага шарлар очты. Моңсу да, сагышлы да мизгелләр... Мәктәп имтиханнарын гына түгел, тормышның катлаулы сынауларын да һәрчак җиңеп чыгарга язсын сезгә, 2016 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары!

Рәмзия ЗАРИПОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International